tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар ислам академиясендә галимнәр катнашында түгәрәк өстәл узды
Болгар ислам академиясендә  галимнәр катнашында түгәрәк өстәл узды

Болгар ислам академиясендә галимнәр катнашында түгәрәк өстәл узды

Түгәрәк өстәл  “Урта гасыр төрки-татар дини фикер: чыганаклар һәм интерпретация” дигән темага багышланды. Анда дин әһелләре һәм галимнәр катнаша. Очрашуга җыелучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сәламләде.

Түгәрәк өстәл утырышында  Мәхмүд әл-Болгариның «Нахдж ал-Фарадис ” китабын тәкъдим иттеләр. Ул Алтын Урда чорында язылган. Мөхәммәт пәйгамбәрнең 40 хәдисен үз эченә ала.

Очрашуда чыгыш ясаучылар Алтын Урда чорына караган дини китаплар, аларның хәзерге вакыттагы әһәмияте хакында чыгышлар ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*