
Әлеге фабриканы Әскать Маликов моннан 15 ел элек кем әйтмешли, казык та кагылмаган урында үз көче, үз тырышлыгы белән төзеп чыккан иде. Ул чакта биредә 15-20 кеше эшләгән булса, бүген монда 200 гә якын кеше хезмәт итә.

Кызлар тырышлар, кыска гына вакыт аралыгында яңа һөнәрне дә тиз отып алганнар.
Һәр смена саен 30 менгә якын маска (битлек) тегүче фабрика җитәкчелеге киләчәктә аны тагын да арттырырга ниятли.
Әле моннан бер атна элек кенә фабриканың гөрләп торган кйабер цехлары бушап, тынычланып калса да, аларда да эш тукталмаган. Анда яңа заманча җиһазлар кую, төзеләндерү эшләре бара.
Рамис Сафин, Ульяновск шәһәре