tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья конгрессы татар журналистларын җыйды
Бөтендөнья конгрессы татар журналистларын җыйды

Бөтендөнья конгрессы татар журналистларын җыйды

Татарның нык рухы

Саклана каләмдә,

Кылыч күк кисә ул болытны!

Татарның рухы бар,

Бар аның каләме,

Син шуны, татарым, онытма.

Булат Ибраһим.

24-26 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия та­тар журналистлары форумы узды. Анда Россиянең 17 төбәгеннән 50гә якын журналист килгән иде, шул исәптән безнең редакциядән дә ике хезмәткәр – Румия Хамзина һәм шушы юллар авторы катнаштык. Фо­румны, һәрвакыттагыча, Бөтендөнья татар конгрес­сы (БТК) “Татмедиа” массакүләм агентлыгы белән берлектә оештырды.

Рәис үзе каршылады

БТК бинасында регистрация узгач, шун­да ук конференцияләр залында Татар­стан Республикасы премьер-министры урынбасары, БТКның Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу булды. Васил Габделгаязович форум делегатла­рын җылы сәламләп, үзенең чыгышын­да төрле актуаль мәсьәләләргә кагылып үтте. “Хөрмәтле милләттәшләр, сезнең белән күрешүгә бик шатмын, Бөтендөнья татар конгрессы илебезнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче оешма. Безнең бик күп проектлар бар, конгрессның сайты эшли, социаль челтәрләрдә сәхифәләр алып барыла, аларның барысында да төбәкләрдәге яңалыкларны да яктыртабыз. Алга таба да шулай тыгыз хезмәттәшлектә торып, милләтебезгә хезмәт итеп яшәргә яз­сын”, – диде Васил әфәнде. Ул шулай ук май аенда тулаем янып беткән Курган өлкәсенең Йолдыз авылында яшәүче милләттәшләребезгә конгресс, төрле төбәкләрдә яшәүче дини оешмалар, эшмәкәрләр күрсәткән ярдәм турында сөйләде, махсус хәрби операциядә катна­шучыларга, аларның гаиләләренә төрле яклап күрсәтелеп килүче ярдәм чарала­рына да тукталып үтте.

Юбилярларны котлаганнан соң, Васил Габделгаязович саубуллашты һәм шул ук көнне Йолдыз авылына очты (анда ул бер гаиләнең өй туенда катнашты һәм милли шура утырышын уздырды).

Конгрессның масса-медиа чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева катнашучыларны сәламләп, хезмәттәшлек, пресс-турлар оештыруда күрсәткән ярдәм өчен (аның берсе май аенда безнең төбәктә булды) рәхмәт белдерде.

Россия төбәкләрендә татар масса- күләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов реги­оннарда чыгып килүче газета-журналлар эшчәнлегенә анализ ясады. Кайбер деле­гатлар да борчыган проблемалар белән уртаклашты. Барлык төбәкләргә дә кагыл­ган иң зур проблемаларның берсе – почта эшчәнлегенә кагылганы, хезмәт хакы түбән булганга почтальоннарның эштән китүе. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк – Васил Шәйхразыев та, Гөлназ Шәйхиева да, Булат Ибраһимов та безнең “Туган як” газетасы эшчәнлеген һәрьяклап югары бәяләделәр, иҗат җимешебез исеменә гел мактау сүзләре генә ишетеп тору күңелле булды.

Төшке аштан соң кунакханәгә урнашкач, программа буенча Каюм Насыйри музее­на бардык һәм язучының тормышы, иҗат юлы белән танышып, биографиясендәге күп кенә кызыклы фактларны белдек. Биредә бөек язучының байтак кына шәхси әйберләре саклана, бу йортта ул 1887- 1902 елларда яшәгән.

Шулай ук танылган язучы, “Каюм коесы” китабы авторы Эльмира Шәрифуллина белән очраштык һәм ул шушы китабын­нан поэма укыды, ә делегатларга аның “Йөрәк сүзе” дип аталган китабы бүләк ителде.

Аннары БТКга кайтып, Татарстан Рес- публикасы журналистлар Союзы рәисе, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадио- компаниясенең генераль директоры Илшат Аминов белән очраштык. Ил­шат Юнисович сорауларга җавап бирде, төбәкләрдәге журналистларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын һәм нәтиҗәле очрашу өчен рәхмәт белдерде. ”Милләт эшен куркып эшләргә ярамый, курыксаң, эшләмә”, – диде ул.

Форумның беренче көне Галиәскәр Ка­мал исемендәге татар дәүләт академия театрында режиссер-драматург Илгиз Зәйниевның “Бию пәрие” спектаклен ка­рау белән тәмамланды.

Яшел Үзәндә авыл музее

Икенче көнебез тулаем Яшел Үзән райо­нында узды һәм Исаково авылында урнаш­кан “Татар авылы” этнографик комплекс белән танышудан башланды. Анда элекке татар авылы көнкүреше ачык күрсәтелгән һәм язып-сөйләп кенә аңлатырдый түгел, үз күзең белән күрү кирәк. “Татар авылы”н булдыручы энтузиаст Дамир ага Камалет­динов экскурсия вакытында бик күп кызык- лы мәгълүмат бирде.

Чираттагы тукталышыбыз Каюм На- сыйринең туган авылы Кече Шырданда булды. Биредә “Каюм коесы”, “Әкиятләр сукмагы”н карадык, 500 еллык тал агачы янында фотога төштек, китапханәдә булдык.

Зур Ачасыр авылында язучының исе­мен йөрткән этнографик комплекс белән таныштык, мичтә пешерелгән коймак белән Каюм Насыйри рецептлары буен­ча әзерләнгән чәй эчтек һәм район үзәге Яшел Үзән шәһәренә юл алдык.

Яшел Үзән районы бик зур, Иделнең ике ярында урнашкан. Халык саны 166 меңгә якын, шуның 100 меңе район үзәгендә яши. Халыкның 60 процентка якыны рус­лар, татарлар 40 процент тәшкил итә.

Биредә безне үткән елда гына програм­ма буенча төзелгән мәдәни үзәктә каршы алдылар һәм төшке аштан соң үзәкнең концертлар залында журналистларны кызыксындырган темаларга лекцияләр тыңладык.

“Идел” журналы редакторы Рәмзия Гали­мова “Финанс чыгымнарсыз чаралар оеш­тыру”, “Шәһри Казан” газетасының баш редакторы Радик Сабиров “ВКонтакте” социаль челтәрендә акча эшләү, “Ялкын” журналы баш редакторы Илназ Фазуллин “Журналистикага яшь буынны җәлеп итү”, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең өлкән белгече Гөлназ Кадырова “Басма мәгълүмат чараларын маркетплейсларда сату серләре” темаларына чыгыш ясады­лар, бик күп сорауларга җавап бирделәр.

Шулай ук “Яшел Үзән” газетасының ре­дактор урынбасары үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды.

“Татмедиа”ның медиа директоры Алсу Исмагыйлева барлык чыгышларга йомгак ясап, рәхмәт белдерде.

Безне “Татар авылы” комплексы янын­да иртән каршы алып һәм көне буе оза­тып йөргән район администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Марат Минга­зовка рәхмәтләребезне әйтеп, кичке якта гына Казанга кузгалдык.

Түрәләр киңәше

Форумның соңгы көне “Татмедиа” акцио­нерлык җәмгыятендә Татарстанның басма һәм масса-күләм коммуникацияләр агент­лыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Ил­шат Аминов һәм “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шәмил Садыков белән очрашудан башланды. “Ха­лык җитәкчелек белән аралашып яшәргә тиеш. Без социаль челтәрләрдә эшләүгә зур игътибар бирә башладык. Аудиторияне саклап калу, халык белән элемтәдә тору өчен бар мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк”, – диде Айдар әфәнде.

Шәмил әфәнде үзенең чыгышында ба­лаларны гел татар телендә аралашты­рырга кирәклегенә басым ясады. “Бала­лар татар телен белмәсә, безнең бүгенге эшчәнлекнең мәгънәсе юк. Ун елдан соң татар телендәге газета-журналларны укучы, татар тапшыруларын карау­чы булырмы – менә шушы сорауларга җавапны хәзер эзләргә кирәк. Ә бүгенге очрашуның нәтиҗәсе буларак, күтәрелгән мәсьәләләрне яктыртып, җитәкчелеккә хат әзерләрбез”, – диде ул.

Тарихи вакыйга да булды – “Яңа гасыр” һәм Кырым Республикасының “Милләт” телеканаллары арасында килешү тө- зелде, аңа Илшат Аминов һәм “Милләт” телеканалының генераль директоры, Кырым Республикасы җитәкчесе Сергей Аксеновның киңәшчесе Лилия Веджато­ва кул куйдылар. “Безнең хезмәттәшлек уңышлы һәм файдалы булыр дип ыша­нам, без гел алга барачакбыз”, – диде Ли­лия ханым.

“Татмедиа”ның “әдәби кафе”сында Башкортостан журналисты Дилә Хай- ретдинованың “Мәхәббәттән татлы җи- меш” китабының презентациясе дә бик матур булды.

Форумны йомгаклау буенча түгәрәк өстәл кабат БТК бинасында “Татар телендәге масса-күләм информация ча­ралары яңа вакыт шартларында” дигән темага узды һәм аны Гөлназ Шәйхиева алып барды. Анда күп кенә мәсьәләләр уртага салып сөйләнде, бик күп сораулар бирелде, әмма төп тема балалар, яшьләр арасында татар телен саклау булды.

Чаллыда туып-үскән, 15 ел Американың Чикаго шәһәрендә яшәгән өч бала әнисе Айгөл Камилла Гимчишин чыгышы зур кызыксыну уятты. Ул татар мохитен эзләп, балалары татар телен өйрәнеп үссен өчен кабат Казанга кайткан, улларын та­тар гимназиясенә укырга биргән. “Безнең телебез бик матур, бөек тел, анардан оя­лырга кирәкми”, – диде Айгөл ханым.

Форум Казанның үзәгендә урнашкан һәм өч көн буена делегатларны тукландырган “Дворянское гнездо” ресторанында танта­налы төшке аш белән тәмамланды. Гөлназ Шәйхиева белән БТК хезмәткәре Энҗе Шәйхетдинова тантананы ачып, сүзне БТКның башкарма комитеты рәисе Данис Шакировка бирделәр. Данис Фәнисович форум эшчәнлеген югары бәяләп, делегат­ларга рәхмәт белдерде, алда да уңышлы хезмәттәшлек итәрбез дип ышандырды. “Каләм ияләре өчен шундый форумнар оештыру – татар дөньясындагы вакыйга­лар, төрле шәхесләр турында матур яз­малар әзерләү, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен бер дигән мөмкинлек”, – диде ул.

 

“Хәбәр” конкурсы

Быел БТК беренче тапкыр Татарстаннан читтә чыгып килүче газета-журналлар, радио һәм телевидениеләр өчен “Хәбәр” Бөтенроссия конкурсы оештырды. Анда 11 регионнан 30га якын масса-күләм мәгълүмат чаралары катнашкан һәм кон­курс җиңүчеләрен Данис Шакиров белән Илшат Аминов бүләкләде.

Чарада шулай ук “Татмедиа” агентлы­гы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова, БТКның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашты. Ә Татарстанның халык артисткасы Резеда Шәрәфиева, популяр җырчы Гөлнара Габдуллина, яшь башкаручы Рөстәм Егоров матур җырлары белән сөендерде.

Вакыйгаларга бай өч көн бер матур мизгел булып узып китсә дә, күңелләрдә мәңге сакланыр. Яңа танышлар, тәҗрибә уртаклашу, элемтәләр урнаштыру, Булат Ибраһимовның һәр чарада диярлек укы­ган, күңел түренә үтеп керә торган матур, тирән мәгънәле шигырьләре – болар ба­рысы да форумның кирәкле һәм файдалы булуын исбатлый. “Киләсе елга бу форум­га җирле милли оешмалар җитәкчеләрен дә чакырырбыз”, – диде оештыручылар.

Ә без Бөтендөнья татар конгрессына, “Татмедиа” агентлыгына олы рәхмәт- ләребезне белдереп, кайтыр юлга кузгалдык. Рәхмәт, Казан, рәхмәт, Татарстан! Без бергә, безнең көч – бердәмлектә!

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*