tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәрим Тинчурин шәп блогер булыр иде
Кәрим Тинчурин шәп блогер булыр иде

Кәрим Тинчурин шәп блогер булыр иде

Атаклы драматург Кәрим Тинчуринны киң кырлы иҗатчы икәнен белсәк тә, күпләр аның фотолар төшерү белән мавыгуын бәлки ишетмәгәндер дә. Тинчуринның заманы өчен шактый затлы сигез фотоаппараты да булган икән әле.

Димәк, Кәрим Тинчурин драмалар язу, режиссер, актер булыннан тыш фотографияләр төшерү белән дә җитди мавыккан. Алдынгы карашлы шәхес, киләчәктә фотосыз тормыш бармаячагын шул вакытта ук чамалаган…

Кичә Татарстанның Милли китапханәсендә “Тинчуринның сигез фотоаппараты” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмәдә Тинчуринның үзе төшергән 16 тарихи фотосурәт урын алган. Әлбәттә, драматургның фотолары болар белән генә дә чикләнмәгән, әмма аның катлаулы, ачы язмышы аркасында бик күп тарихи фотолар мәгълүм сәбәпләр аркасында бүгенге көнгә кадәр сакланмаган да. Күргәзмәдәге сүрәтләрнең кайберләре киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә.

“Тинчуринның сигез фотоаппараты” дип аталган күргәзмәнең тантаналы ачылышында театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов, халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре һ.б катнашты. Фәнис Мөсәгыйтов әлеге проектның тәрбияви ягына басым ясады. Залга җыелган яшьләргә мөрәҗәгать итеп шушы фотолар аша татар театры тарихын, күренекле шәхесләребез турында белергә мөмкинлеген әйтте.

Рабит ага исә, Тинчуринның хатыны – Заһидә Тинчурина белән аралашкан вакытларын искә алды. Драматургның катлаулы язмышына, фотоаппаратлары хакында да мәгълүмат бирде.Тинчуринның театрда саклана торган шәхси әйберләренең кайберләрен нәкъ менә Рабит Батулла тапшырган да инде.

“…Ир кеше хатыны белән бик яхшы торса да, эшендә уңыш казанса да, барыбер өченче бер мавыгу эзли башлый. Җә ул спорт белән шөгыльләнә. Җә башка берәү янына ияләшә. Кәрим фото белән шөгыльләнә иде. Чит ил фотоаппаратлары алды. Зурайткыч әсбаплар алды. Мәш килә иде. Аның сигез яхшы фотоаппараты гына бар иде…”

Әлеге юллар Заһидә Тинчурина истәлекләреннән алынды. Күргәзмә ачылышында Заһидә Тинчуринаның аудиоистәлекләре дә яңгырады.

Театрның әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин күргәзмә буеча экскурсия оештырды.

“Биредәге фотолар шушы экспозиция өчен сканер аша махсус уздырылган һәм форматы ягыннан зурайтылды, – ди Гөлназ. – Кәрим Тинчурин үзе куйган беренче спектаклен  фотога да үзе төшергән. Күргәзмәгә куелган фотоларда аның хатыны, якыннары, иҗатчыларын күрәсез. Фотоларының бер өлеше Милли музейда, бер өлеше безнең театр музеенда саклана. Биредә артист Нәфыйга Арапованың Малай ролендә (“Зәңгәр шәл”)  төшкән фотосын да куйдык. Ул Тинчуринның иң яраткан артисты булган. Кайбер пьесаларында махсус Арапова өчен рольләр язган”.

Күргәзмәдә шулай ук  “Кандыр буе” спектакле күренеше, С. Сәйдәшев, Хәким Сәлимҗанов, Габдрахман Минский һ.б. фотолары да бар.

“Тинчуринның сигез фотоаппараты” күргәзмәсенең нәкъ менә Татарстан Милли китапханәсендә оештырылуы да очраклы хәл түгел. 1928 нче елда драматург бер ара В.И. Ленин исемендәге китапханәдә (хәзерге Татарстанның Милли китапханәсе) дә эшләп ала.

Күргәзмә 1 декабрьгә хәтле эшлиячәк. Үзенчәлекле проект киләчәктә театрның үз фойесында да урын алыр, дигән өметтә калабыз. Чөнки әлеге тарихи фотолар шул чорның рухын, театр сәнгатен колачлый. Фотолар җанлы, шактый оста “хәрәкәттә” эшләнелгән. Кәрим Тинчурин хәзерге заманда яшәсә, мөгаен шәп блогер һәм мәдәният күзәтүчесе булыр иде…

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*