tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анталья шәһәрендә «Йөрүк» Халыкара төрки мәдәниятләр фестивале уза
Анталья шәһәрендә «Йөрүк» Халыкара төрки мәдәниятләр фестивале уза

Анталья шәһәрендә «Йөрүк» Халыкара төрки мәдәниятләр фестивале уза

Бүген, 3 нче ноябрь көнне, Төркия Республикасы Анталья шәһәрендә «Йөрүк» Халыкара төрки мәдәниятләр фестивале уза. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева җитәкчелегендә Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе катнаша.

Татарстан делегациясе составында “Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы” директоры Раушания Сәүбанова, “Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы” мөгаллимнәре Гөлия Сафина, Ләйсән Хаҗиева, Руслан Габитов җитәкчелегендәге “Риваять” төркеме дә бар.

Фестиваль кунакларын Анталья шәһәре мэры Мөхетдин Бечек сәламләде һәм катнашучы делегацияләр ясаган йортлар белән танышты. Бөтендөнья татар конгрессы ясаган “Татар йорты” мәйданның нәкъ үзәгендә урнашкан. Биредә Мөхетдин Бечеккә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның сәламләү хаты тапшырылды.

“Татар йорты”нда фестиваль кунаклары татар мәдәнияте белән танышты. Биредә шулай ук калфак тегү һәм күн кичү буенча мастер-класслар үткәрелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*