Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ихсанова Нәҗибә Гыймай кызы вафат булды.
Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!
Хушлашу мәрәсиме 15 мартта (дүшәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.