tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Кокшетау шәһәрендә
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Кокшетау шәһәрендә

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Кокшетау шәһәрендә

Бүген, 24 август көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасы Кокшетау шәһәренә килде. Шәһәрдә аны Акмола өлкәсе акимының урынбасары  Рамазанов Елдос, Кокшетау шәһәре акимы  Гайса Бауыржан һәм анда яшәүче татарлар каршы алды.

Кокшетауда Васил Шәйхразыевның Акмола өлкәсе татар җәмгыяте активы белән кичке ашта катнашуы көтелә. 25 август көнне ул Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилгә бюст ачу тантанасында булачак.

Кокшетау- халык саны 140 меңнән артык булган,Төньяк Казахстанның иң матур шәһәрләренең берсе. Казахстан Республикасы Президенты Н.А.Назарбаевның 1999 елның 8 апрелендәге Указы белән Кокшетау Акмола өлкәсенең үзәгенә әверелә.Соңгы елларда Кокшетау шактый үзгәргән, матурланган . Урамнарны, вокзалны, сарай һәм мәйданнарны, парк һәм скверларны заманча итеп төзекләндергәннәр.

  • Кокшетау шәһәренең вокзал яны мәйданында урнаштырылган «Ананын ак тилеги»(«Әни фатихасы») һәйкәле аеруча зур ихтибарга лаек. Хатын-кыз скульптурасы балаларын каршы алучы һәм озатучы, аларга үзенең хәер-фатихасын бирүче әни образын гәүдәләндерә. Һәйкәл бронзадан эшләнгән, аның биеклеге 14 метр. Авторлар: скульпторлар Т.Жумагалиев, А. Шәяхмәтов, архитектор Ж. Молдабаев.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*