tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында беренче курс студентлары өчен очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында беренче курс студентлары өчен очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында беренче курс студентлары өчен очрашу узды

13 нче февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессында беренче курс студентлары өчен очрашу узды. Биредә студентлар Татар яшьләре форумы проектлары белән якыннанрак танышты.

Чарада студент отрядлары вәкилләре үзләренең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Соңыннан студентлар татар халкының тарихына, мәдәниятына һәм гореф-гадәтләренә багышланган «ТАТквиз» интеллектуаль уенында катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*