tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үтте
VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үтте

VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үтте

«Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балалар белән эшне камилләштерү максатында, 2024 елның 15 февралендә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты үтте. Гала-концертта җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чарада катнашучыларны Татарстан республикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе белән котлады.

“Бүген бөек каһарманыбыз, шагыйребез Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куелды, “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсе исә милли музейда чыгарылды. “Моабит дәфтәрләре” ул – тугрылык символы. Шагыйрьнең шигърияте, тормыш юлы бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Гап-гади авыл егетенең каһарман дәрәҗәсенә күтәрелү күренешләрен шушы әдәби-музыкаль кичәдә күрсәтергә тырышырбыз. Аның исемен мәңгеләштерү – безнең бурычыбыз. “, – диде ул.

«Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә бер ай эчендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән, Татарстан Республикасының һәр районыннан һәм чит илләрдән

40 меңнән артык гариза кабул ителгән. Бәйгенең географиясе елдан ел киңәя бара. Быел ул Әзәрбәйҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркияне дә колачлаган.

Бәйге 8 номинациядә үткән. Икенче этап нәтиҗәләре буенча финалга 777 катнашучы узып, шулар арасыннан 102 финалист бүләкләү өчен сайлап алынган.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*