tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иманлы гаилә
Иманлы гаилә

Иманлы гаилә

Зур Чирекле авылында милләт җанлы, иманлы, һәркем сокланырлык гаиләләр яши. Күбесе өчәр, дүртәр, бишәр, хәтта алтышар бала тәрбияләп үстерәләр. Алар өйдә дә, эш урыннарында да сынатмый. Югары һәм махсус-урта уку йортларын тәмамлап, булдыклы, сәләтле, оста белгечләр булып авылыбызда хезмәт итәләр. Әби-бабайлардан калган, буыннан-буынга күчеп килгән туган телебезгә, динебезгә, милли йолаларыбызга, гореф-гадәтләребезгә тугрылык саклыйлар.

Әлеге язмам үрнәк гаиләләрнең берсе – Рәшит Сәүбән улы белән Мәрьям Ханбәл кызы Хансевяровлар турында. Бәхетле пар дүрт бала тәрбияләп үстерә.

Сәүбән абый белән Мәрьям апа Хансевяровлар яшьлек елларында бәхет эзләп ерак Үзбәкстан якларына юл тота. Бу гаиләдә бер-бер артлы дүрт кыз бала дөньяга килә. Балалары гөрләшеп, ярдәмчеләре булып үсеп җитәләр. Аларны аякка бастырып, укытып бетергәч, Хансевяровлар туган якларына әйләнеп кайталар. Уллары Рәшит авылыбыз урта мәктәбенең 10 сыйныфына укырга керә. Мәктәпне тәмамлап, Кузнецкиның күп профильле көллиятендә  белем ала. Хезмәт юлын мебель ясаучы буларак башлап җибәрә. Уңган, булдыклы егет әтисе белән бергә матур өй салып куялар. Кызганычка, 2004 елда Сәүбән абый бакыйлыкка күчте.

Ханбәл Муса улы белән Халимә Адельша кызы Рамазановлар гаиләсендә 1982 елның сентябрендә дүртенче бала булып Мәрьям исемле кыз якты дөньяга аваз сала. Ике абыйсы һәм апасы арасында үскән иркә кыз кечкенә чактан ук ак халат киеп хастаханәдә эшләргә хыяллана. Авылда урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, 1999 елда Кузнецк медицина көллиятенә керә. Теш табибы һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлап, кулына диплом алган яшь белгеч авылыбыз медпуктына эшкә урнаша.

2005 елда бер күрүдә бер-берсенә гашыйк булган ике яшь йөрәк – Рәшит белән Мәрьям гаилә корып җибәрәләр. Озакламый, 2006 елда беренче мәхәббәт җимешләре – игезәк кызлары Нурсинә белән Гөлсинә туа. 2011 елда әти-әнисен шатландырып, уллары Шамил дөньяга килә. Ә 2018 елда төпчек уллары Хабил якты дөньяга аваз сала.

Нинди генә эшкә алынса да, булдыклы, бернинди авырлыклардан курыкмый торган Ханбәл Муса улы район үзәгендә автомобильләр юу урыны ачып җибәрә. Буш вакытында умартачылык белән шөгыльләнә. Авыл җирендә яшәгәч, абзар тулы терлек-туар, кош-корт асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Өй каршындагы бакчаларын төрледән-төрле матур чәчәкләр бизи. Хансевяровлар авыл тормышыннан ләззәт табып яши. Балаларын кече яшьтән үк хезмәтне яратырга, тәртипле, иманлы булырга, кешеләрне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны хөрмәт итәргә өйрәтәләр.

Кызлары Нурсинә белән Гөлсинә бәләкәй вакыттан ук рәсем ясарга ярата. Аларның искиткеч матур рәсемнәре төрле конкурсларда беренче урыннар ала. Авылыбыз мәктәбенең 9 классын бик яхшы билгеләргә тәмамлап, укуларын Кузнецк электрон технологияләр көллиятендә дәвам итәләр, график-дизайнер һөнәрен үзләштерәләр. 2 нче курс студентлары бишле билгеләргә генә укый. Әниләреннән бар яктан да үрнәк алып үскән кызлар – аш-су осталары. Ял көннәрендә әти-әниләрен, энеләрен тәмле тортлар, салатлар белән сыйлыйлар. Газиз әниләренә өйдә дә, бакча эшләрендә дә ярдәм итәләр. Уллары Шамил – 6 сыйныф укучысы. Яхшы билгеләргә генә укый, тәртипле, эш сөючән малай, әтисенең ярдәмчесе, йортта мал-туар карарга булыша. Ә 6 яшьлек Хабил рәхәтләнеп балалар бакчасына йөри, апалары кебек рәсем ясарга ярата.

Рәшит белән Мәрьям газиз әниләрен озак еллар хөрмәт күрсәтеп, кадерләп карадылар һәм матур итеп соңгы юлга озаттылар. Хәзер апаларын, кардәшләрен ачык йөз белән каршы алып, сый-хөрмәт күрсәтеп, төп нигезне саклап, муллыкта көн күрәләр. Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап, әти-әниләренең барча васыятьләрен үтәп – корбан чалып, Рамазан аенда ифтарлар уздырып, Мәүлид укытып, Коръән мәҗлесләре үткәреп, туганлык җепләрен ныгытып гомер кичерәләр. Әниләре исән вакытта кебек үк туганнары бүген дә төп йортка җыела.

Мәрьям Ханбәл кызы менә 22 ел инде үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп башкара. Олы йөрәкле, картларга карата ихтирамлы, игътибарлы булуы белән аерылып тора.

Аллаһы Тәгалә хезмәт сөючән, тормышны һәм дөньяны яратып яшәүче искиткеч кешелекле, саф күңелле бу гаиләгә исәнлек-саулык, шат күңелле,  бәхетле булып гомер кичерергә насыйп итсен. Әмин.

Халимә РАМАЗАНОВА,

Зур Чирекле авылы

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*