tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә шәхесләрне искә алу көне үткәрелде
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә шәхесләрне искә алу көне үткәрелде

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә шәхесләрне искә алу көне үткәрелде

Бүген 15 февраль татар халкының бөек уллары, герой-шагыйрь Муса Җәлил, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллиннар дөньяга килгән көн. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелде. Казанның 3, 15 гимназияләре,149 лицей укучылары катнашты.

Ел саен Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә шәхесләрне искә алу көне үткәрелә. Бүгенге чара бер минутлык тынлык белән башланып китте. Иртәдән үк Татар мәдәнияте үзәгендә халык җырчысы Илһам Шакиров башкаруында җырлар яңгырап торды. Казанның 3, 15 гимназияләре,149 лицей укучылары герой –шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләде, җырларын башкарды. Казан кооператив институты профессоры Алсу Вәлиева Муса Җәлилнең шигырен инглиз телендә яңгыратты. Казан кооператив институты студентлары да катнашты. Шагыйрә Фәүзия Солтан каләм остасы Кадыйр Сибгатуллин турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Үзенең шигырен сөйләде. Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды Башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина яшь буын вәкилләренә киңәшләрен бирде. Олуг шагыйрьләрнең шигырен яттан сөйләде.

Татар зыялыларына багышлап викторина да оештырылды. Узган ел Татар мәдәниятенә килүчеләр Муса Җәлил, Илһам Шакировның яраткан ризыгыннан авыз иткән булса, быел Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның туган ягы – Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылының һәр гаиләсендә пешерелә торган Тәбәдән авыз итте. Бу көнгә туры китереп, шәхесләрнең портретлары урнаштырылган календарь, блокнотлар нәшир ителгән иде. Һәр чыгыш ясаучыга бүләк ителде.

Белүегезчә, Муса Җәлил 1906 елда Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган. 1944 елның 25 августында фашистлар М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар. Быел герой-шагыйрьнең вафатына 80 ел.

Мәшһүр җырчы Илһам Шакиров 1935 елда Сарман районы, Бүләк авылында туган. Татарның илчесе булган, Легендар җырчы 2019 елның 16 нчы гыйнварында фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Быел вафатына 5 ел булды.

Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин 1942 елда Балык Бистәсе районы, Балыклы Чүкәй авылында туган, 1994 елның 4 июнендә,52 яшендә Яр Чаллы шәһәрендә вафат була. Мәңгелек йорты Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылы зиратында. Быел вафатына 30 ел.

Олуг шәхесләргә багышлап оештырылган искә алу чарасын Казан кооператив институтының Дәрдәмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина алып барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*