Бүген, 28 июль, Брест шәһәрендә «Рәхмәтле буыннарның тере истәлеге» («Живая память благодарных поколений») истәлек билгесен ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев булды.
Җиңүчеләр буынына уникаль халык һәйкәле булдыру өчен тәңкәләр җыю Брестта 2023 елның гыйнвар ахырында башланды. Ә узган елның июлендә Брест крепостенең Оборона музеенда Алексей Талай исемендәге хәйрия фондына Истәлекле билге булдыру өчен җыелган тәңкәләрне тапшыру тантанасы булды.