tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Бөек Ватан сугышы каһарманы Мостай Кәримнең туган көне
Бүген Бөек Ватан сугышы каһарманы Мостай Кәримнең туган көне

Бүген Бөек Ватан сугышы каһарманы Мостай Кәримнең туган көне

Бүген, 20 октябрь көнне, башкорт һәм татар язучысы, шагыйре һәм драматургы, Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы каһарманы Мостай Кәримнең туган көне.

Мостафа Сафа улы Кәримов 1919 елда Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында крестьян гаиләсендә туа.

1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлап, Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә. Сугышта элемтә һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә.

Җиңү көненә кадәр “Ватан намусы өчен” һәм “Совет сугышчысы” гәзитләрендә хәбәрче булып эшли. Сугыштан кайткач иҗади һәм иҗтимагый эшкә бирелә. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә.

2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Агымдагы елның 27 августында Казан шәһәрендә зур тантана – Мостай Кәрим хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров чараның төп кунаклары булды.

Һәйкәл Урал тавы итәгендә утырган шагыйрьнең сынын гәүдәләндергән катлаулы композицияне хасил итә. Скульптор – РФ Рәссамнар берлеге рәисе, Россиянең халык рәссамы, Уфада Мостай Кәримгә һәйкәл ясаучы Андрей Ковальчук.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*