Бүген теләгән һәркем ONLINE “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнаша алды. Акциягә ут күршебез – Башкорстаннан да кушылдылар!
Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясендә диктантны якынча 50 кеше язды. Шулар арасында югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шакирова Илмира Фәһим кызы һәм Сираева Ләйсән Илһам кызы.