Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ике көнлек сәфәр белән юлга чыга. Ул көннең икенче яртысында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә булачак. Милли Шура рәисенең килүен милләттәшләребез Татар мәдәни үзәгендә көтә. Васил Шәйхразыев биредәге эшләр белән танышачак.

Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев иртәгә, 19 нчы июльдә, эш сәфәрен Башкортстанда дәвам итәчәк. Баймак шәһәрендә ул татар драматургы, шагыйрь, публицист Мирхайдәр Фәйзинең каберенә зыярарт кыларга планлаштыра.
Шуннан соң, Сибай шәһәрендә узачак “Зауралье-2020” II Бөтенроссия инвестицион Сабан туенда катнашырга тиеш.