tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллының «Җәмигъ» мәчетендә Корбан ашы үтте
Чаллының «Җәмигъ» мәчетендә Корбан ашы үтте

Чаллының «Җәмигъ» мәчетендә Корбан ашы үтте

Төзелеп килүче «Җәмигъ» мәчетендә беренче тапкыр Коръән аятләре яңгырады. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев зурлап корбан ашы уздырды. Мәҗлескә мәчет төзелешендә актив катнашучылар: шәһәр мөхтәсибәте, хәйриячеләр, битараф булмаган шәһәрдәшләр – чакырулы иде.

Исегезгә төшерәбез, «Җәмигъ» мәчете төзелеше турында 28 ел элек карар кылалар. Шул вакытта аңа «Сөембикә» атамасын бирәләр. 2009 елның көзендә беренче таш салына. 2010 елда төзелеш башлана, тик озак дәвам итми.  2017 елда гына Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашында төзелеш җанланып китә.

Бүгенге көндә мәчет гөмбәзләренә ярымайлар куелды. Бинаны тышлау өчен ак мәрмәр кайтартылды. Эшләр бер минутка да тынмый. Иганәчеләр саллы өлеш кертә, ди попечительлек советы җитәкчелеге.

“Җәмигъ” мәчете Татарстанда иң биек мәчет булырга тиеш. Манараларның биеклеге 82 метр тәшкил итәчәк.

Чыганак: shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*