tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чардаклыда корбан бәйрәме
Чардаклыда корбан бәйрәме

Чардаклыда корбан бәйрәме

Җәй көне үз бакчасы, үз йорты булган кешегә эш җитәрлек инде. «Өмет» газетасына киңәш сорап язучыларга, монысын болайрак, тегесен шулайрак эшлә, дип әйтәсе килә, әмма тормышта минутым түгел, һәр секундым санаулы – үз тәртибе буенча алда ниндидер эш планлантырылган. Бүгенге язмам районда узган корбан гаете, Ислам диненең халәте турында.

Мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан бәйрәме дә узып китте. Ислам диненә кагылышлы материалларны даими рәвештә биреп барган өчен «Өмет» газетасы редакциясенә зур рәхмәтебезне җиткерик, намаз вакытларын, ТВ программасын шуннан карыйбыз, безгә шулай җайлырак.

Шөкер, Ислам дине зәгыйфь, иң четерекле булган Чардаклы бистәсендә боз урыныннан кузгалды, дисәк, хата булмас, алдагысын хәерле кылсын. Районның зур татар авылларында хәл түзәрлек әле, җирле муллалар, халык үзе дә булдыра алганча тырыша, монысы да бик яхшы. Милләткә, дингә тартылучылар саны, бигрәк тә яшьләр арасыннан, күп булмаса да, елдан-ел арта бара. Быел корбан гаетенә милләттәшләребез Чардаклы район хастаханәсеннән мәчеткә барып кергәнче тәкбир әйтеп килделәр. Бистәдә күп еллардан соң тәкбир әйтү яңадан тормышыбызга әйләнеп кайтты.

Район үзәге мәчете карамагындагы мәдрәсәдә бәйрәмнең беренче ике көнендә корбан мәҗлесе уздырылды. Беренче көнне район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров үзе мәҗлескә килгән иде. Әйтеп узарга кирәк, ул безнең милләткә дә, динебезгә дә уңай карашта. Аның эчтәлекле чыгышы халыкка ошады. Рәсми затлардан мәҗлестә өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы Җәмил Хакимов, район татар автономиясе рәисе Җәүдәт Мубинов катнашты. Мәҗлесне имам-мөхтәсиб Усман хәзрәт Айбулатов алып барды. Беренче өстәлдә ир-атлар, бабайлар утырган булса, икенче өстәл артына мәчеттә оештырылган җәйге ял лагерена йөрүче балалар җыелган иде. Балалар бөтенесе дә рус теллеләр, ана телендәге гади генә сүзләрне дә белмиләр, аңламыйлар, араларында катнаш никахтан булучылар да бар. Сүз уңаеннан, Чардаклыда катнаш никахлар гадәти хәл, кайбер урыннарда бу турыда сөйләүне артта калганлык, тәрбиясезлек сыйфатында кабул итәләр. Икенче көнне икенче өстәл артына Чардаклы бистәсендә динне, мәҗлесләрне алып баручы апалар, әбиләр чакырылган иде. Мәчеттә уздырылган мәҗлесләрдә бик тәмле итеп аш-су әзерләүче апаларга бер җөмлә белән булса да зур рәхмәтебезне язып узыйк әле.

Районның зур татар авыллары Үрәндә, Колмаерда, Папауда һәм Яңа Кызылсуда мәчет йортларында корбан мәҗлесләре ачык һавада зур итеп уздырылды. Ислам диненең районда кузгалуына, беренчедән, Аллаһтан вакыты да җиткәндер, икенчедән, зур эшләрнең башында һәрвакыт аерым шәхесләр тора. Заманча уку йортларында белем алып, районыбызга эшкә кайткан Усман хәзрәтнең гамәлләрен күзәтеп киләм,  ил өстендә куйган тырышлыгы белән үзен перспективалы егет итеп танытты. Ул Мирный бистәсе һәм Чардаклы мәчетләрендә балаларга Ислам дине дәресләрен укыта. Балалар гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнеп, Коръән укыйлар инде. Мирныйда ике ел укыган 12-15 яшьлек балалар хәзер үзләре аңлап, һәр атна саен район үзәге һәм тирә-як авыллар зиратларында күмелгән мәрхүмнәр рухына багышлап дога кылалар. Чардаклыда да укулар ике группада алып барылды, беренче группада – 18, икенчесендә 12 бала белем алды. Балаларның күңелләрен күреп, туңдырма – мороженое, шикәрле мамык – ватная палочка, камыр ризыклары белән сыйлыйлар, экскурсияләргә алып баралар. Укучы балалар Шәһри Болгарга барганнар, Ислам академиясенә дә кереп, уку, спорт залларын, китапханәне, йокы бүлмәләрен һәм башка җирләрне күреп йөргәннәр. Зиннәтле, замана таләпләренә туры китереп эшләнгән уку бинасы яшь күңелләрдә матур хатирәләр калдырган. Балалар яхшы итеп укып киттеләр, аңлап укыйлар, аларны ике ел мәчетләрдә укытабыз да, мәдрәсәгә бирәбез, ди Усман хәзрәт.

Белгәнебезчә, Болгар ислам академиясендә берничә чыгарылыш булды инде. Быел Ульяновскига өч дин әһеле кайткан, шуларның берсе – Иске Кулаткыда, икесе өлкәнең башка районнарында эшләячәк. Усман хәзрәт Чардаклы районы имам-мөхтәсибе итеп билгеләнде. Беләге юан берне еккан, белеме юан меңне еккан, ди халык мәкале. Җитмеш елдан артык динсез яшәгән татар милләтенә бүген Усман хәзрәт кебек заманча белемле, эшне мөгезеннән эләктереп алучы, көче ташып торган муллалар бик тә кирәк. Җомга намазына татарлар аз йөри, атнага бер тапкыр шушы намазга бару өчен бер сәгать вакыт табарга мөмкин бит инде, ди Усман хәзрәт.

Динебезне, телебезне саклап калуга һәркем үз өлешен кертә ала, бары тик теләк кенә кирәк. Моңа мисал итеп Чардаклы мәчете имам-хатыйбы Шәрифулла хәзрәт Хисамовны күрсәтеп үтәм. Ул ун еллап намазлар, тәравихлар алып бара, мәчеттә хуҗалык эшләрен җитәкли. Соңгы вакытта мәчет тирәсен тимер койма белән әйләндереп алдылар. Мәчет йортын зурайтып, тигезләделәр. Тышкы ягында машиналар туктау – автостоянка өчен урынны зурайттылар. Бу эшләр Шәрифулла хәзрәтнең тырышлыгы, мәчеткә йөрүче, ярдәм кулы сузучы халыкның ярдәме белән башкарылды. Шәрифулла хәзрәтнең әти-әнисе, гаиләсе турында кулъязмам чиратын көтә, анысы инде газетабызның чираттагы саннарында дөнья күрер.

Наилә ПОТЕЕВА-ЯУШИРМӘЛЕ. 

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*