tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авырлыкларны җиңгән буын вәкиле
Авырлыкларны җиңгән буын вәкиле

Авырлыкларны җиңгән буын вәкиле

Чынлы районы Кәшә авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Минниса Касыйм кызы Гизятуллина 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган Минниса Касыйм кызын гомер бәйрәме уңаеннан Чынлы районының халыкны социаль яклау бүлеге һәм Кәшә авыл җирлеге хакимияте вәкилләре котладылар. Алар күркәм юбилеен каршылаучы хезмәт ветеранына нык исәнлек, хәерле озын гомер теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Ульяновск өлкәсе башлыгы Алексей Русских һәм Чынлы район хакимияте башлыгы Геннадий Мулянов исеменнән котлау открыткалары белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Минниса Касыйм кызының бала вакыты һәм үсмер еллары дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Ул тормыш арбасына бик иртә җигелеп, өлкәннәр белән бергә күмәк хуҗалыкта эшли һәм фашистларны тар-мар итүгә, Бөек Җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш кертә. Ачлыкны да, ялангачлыкны да, юклыкны да күрдек, әмма сынмадык, сыгылып төшмәдек, матур, бәхетле тормышка өметләнеп яшәдек, ди Минниса апа, моңсуланып. Ул үзенең хезмәт елларын җирле “Волга” колхозында тырышып эшләүгә багышлый. Авылдашына кияүгә чыгып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер уллары Ульяновскида яшиләр, ә кызы Цильна бистәсендә гомер кичерә.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Минниса Касыйм кызы ялгызы гына көн күрә.

“Балаларым белән оныкларыма зур рәхмәт. Көненә берничә тапкыр телефоннан шалтыратып, хәлемне белешеп торалар. Ял көннәре җитсә, ашыга-ашыга кайтып җитәләр һәм өйдәге, йорттагы бөтен эшне ялт иттереп эшләп калдыралар”,- ди Минниса апа.

Без дә Минниса апа Гизятуллинага саулык-сәламәтлек, бәхетле, тыныч картлык көннәре теләп калабыз.

Әлфия Ханафиева, Чынлы районы

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*