tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аршак Алтунян: «Татар булмавыма ышанмыйлар»
Аршак Алтунян: «Татар булмавыма ышанмыйлар»

Аршак Алтунян: «Татар булмавыма ышанмыйлар»

Аның белән әңгәмә әнә шул сүздән башланды. Ышанырлык та түгел шул. Телнең нечкәлекләрен тоемлап, матур җөмләләр белән сөйләшә, татар халык җырларын башкара. Алай гына да түгел, быел Рәшит Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында I дәрәҗә лауреат та булды әле. Грузиядә туган әрмән егетенең татар моңына мәхәббәте кайдан килә – без әнә шуны белештек.

– Күрәсең, гаиләнең язмышына юллар күп язылгандыр, мин дә бит Грузиядә туганмын. Ә 1996 елда гаиләбез белән Биектау районының Дөбьяз авылына күченгәнбез. Әти Татарстанда эшли иде инде, аймылыш булмыйк дип, безне дә үзе янына алып кайтты. Миңа ул вакытта 6 яшь иде. Шунда үстем, Дөбьяз мәктәбендә укыдым. Грузиядә яшәгән чакта ук җырлый идем, монда кайткач, мәктәптә, музыка дәресләрендә җырлый, конкурсларда катнаша башладым. Иң беренчесе «Сандугач керде күңелгә» конкурсы булды. Анда татар халкының данлыклы «Уракчы кыз»ын башкардым. Шуннан соң «Йолдызлык» фестивалендә катнаштым,  – дип сөйли Аршак.

Аршак татарча иркен сөйләшә. Татарстанга килгәндә, русча да белмәгән, шуңа күрә башта татар телен өйрәнгән.

– Татар мохитендә үскәч, татарлар белән аралашкач, тел үзеннән-үзе өйрәнелде, – ди ул. – Күпләр минем әрмән булуыма ышанмый, әниемне татар дип уйлыйлар. Тулысынча әрмән икәнемне белгәч, кайберәүләр шакката, күбесе хөрмәт итә. Без – катнаш гаилә. Нәүрүз, Пасха, Корбан бәйрәмнәрен яратып, күңелле итеп уздырабыз.

Хатыны Гөлназ исемле, 2 яшьлек улы бар. Гаиләдә алар күбрәк әрмәнчә аралашалар икән.

Аршак татар халык җырларын моңлы итеп башкаруы белән бик күпләргә таныш. Ул Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә, Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова төркемендә укыган. Халык җырлары буенча Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановтан белем алган. Татар халык җырларын моңлы итеп башкара алуы өчен остазларына бик рәхмәтле.

Берничә ел элек дусты белән үз студиясен ачкан, анда үз җырларын яздыра икән. Биш ел дәвамында тавышы бетеп торган. Шул вакытта әрмән артистларына Россия буенча концертлар оештыра башлаган. Хәзер инде үзе оештыра да, җырлый да.

– Мин кечкенә чактан ук күбрәк халык җырларын яратам – тыңларга да, җырларга да, – ди Аршак. – Тик үземне җырчы дип санамыйм. Без җырчылар түгел, без – башкаручылар. Ә чын җырчылар ул – Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов, Клара Хәйретдинова, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхетдиновлар. Алар – минем өчен үрнәк.

Яшь башкаручы фикеренчә, җырда иң мөһиме – аны бозмау һәм үзгәртмәү. Затлы җырлар җырлап, татар җырының үзенчәлеген саклап калырга кирәк, ди ул.

– Хәзер татарларсыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Туган илемә яки башка бер илгә күчеп китсәм дә, алар белән элемтәне югалтмаячакмын. Чөнки Татарстан – минем икенче Ватаным, минем гаиләм, – ди Аршак.

Ләйсән САФИНА

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*