tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе»
«Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе»

«Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе»

Бүген Казан Идел буе федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында “Россия  Федерациясе төбәкләренең  тышкы  элемтәләре. Татарстан  Республикасы  тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында  «Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Җыелышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Түгәрәк өстәл эшчәнлегендә Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директор урынбасары Данил Гыйниятов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина, «Казакъстан татар – башкорт конгрессы» Республика иҗтимагый берләшмәсе идарә рәисе (Астана, Казакъстан) Тәүфыйк Кәримов, Европа татарлары Альянсы рәисе киңәшчесе, Литва татарлары җәмгыятенең Шура әгъзасы (Вильнюс, Литва) Рафаэль Мөксинов, Вильнюс шәһәре татарлар җәмгыяте җитәкчесе (Вильнюс, Литва) Галина Мишкинене, Казан Федераль университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Ринат Садриев, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең I урынбасары Данис Шакиров һ.б. катнаштылар.

Данил Гыйниятов үз чыгышында Екатиринбург, Ульяновск, Төмән һ.б. шәһәрләрдә уңышлы гына коррпунктлар эшләп килүе һәм якын арада телеканалның Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә дә корпункты булачагын ассызыклады. Шулай ук “Татарстан-Яңа Гасыр” каналында “Ак барс” командасы уйнаган хоккей матчларын татарча шәрехләп бару буенча да эш башлауларын һәм ул тамашачылар тарафыннан хуплануын да искәртте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре Гөлия Мусина “Ана теле” онлайн мәктәбе эшчәнлеге, Татар мәгарифе көннәре турында мәгълүмат бирде.  Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадаларның тагын да киңрәк географик мәйданнарны колачлавын ассызыклап узды. Татарстанда оештырылып килүче тел мәктәпләрендә Россиянең 26 регионнан һәм чит илләрдән балалар татар телен өйрәнүләре турында, күпсанлы татар телле мобиль кушымталар эшләнү, мультфильмнарны тәрҗемә итү буенча зур эшләр алып барулары турында да сөйләде.

Тәүфыйк Кәримов чыгышының темасы «Казакъстан татарлары һәм Татарстан Республикасы – хезмәттәшлекнең үсүе» дип атала иде. Әлеге чыгышында «Казакъстан татар – башкорт конгрессы» идарә рәисе соңгы вакытларда Татарстан белән Казахстан арасындагы хезммәттәшлекнең яңа үрләргә күтәрелүе турында сөйләп узды. Рафаэль Мөксинов «Европа татарлары Альянсы – барлыкка килү тарихы һәм үсеш перспективалары», Галина Мишкинене «Литва татарлары – үткәне, бүгенгесе, киләчәге», Кадрия Фәтхуллова «Татар теленә өйрәтүче «Ана теле» онлайн мәктәбе. Каюм Насыйри институты үзәкләре» дип исемләнгән темаларга чыгышлар ясадылар.

Исегезгә төшереп узабыз, 2-3 ноябрь көннәрендә Казанда “Россия  Федерациясе төбәкләренең  тышкы  элемтәләре. Татарстан  Республикасы  тәҗрибәсе” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция уза.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*