tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» фестивалендә 300 гә якын мәктәп һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчесе чыгыш ясаячак
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» фестивалендә 300 гә якын мәктәп һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчесе чыгыш ясаячак

«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» фестивалендә 300 гә якын мәктәп һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчесе чыгыш ясаячак

«Чулпан» мәдәният үзәгендә 13 нче февральдә «Гәүһәр» проекты кысаларында шул ук исемдәге икенче фестиваль узачак. Чарада мәктәп һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаячак – алар татар биюе, сүз сәнгате, вокал һәм милли музыка коралларында уйнау дәресләрендә алган күнекмәләрен күрсәтәчәкләр.

Проект 46 мәктәпнең 1 мең укучысын һәм 20 балалар бакчасының 250 тәрбияләнүчесен берләштерә. Сентябрьдән декабрьгә кадәр 53 остаз (профессиональ биючеләр, педагог-хореографлар, театр артистлары, нәфис сүз осталары, телевидение алып баручылары) татар телендә 20 дәрес оештырды.

Фестивальгә сайлап алу туры 22 нче гыйнварда Казанның 18 нче гимназиясендә узды. Жюри әгъзалары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Закирова, Татарстанның атказанган артисты, балетмейстер Таһир Латифуллин, К.Тинчурин театры артисты Артем Пискунов, «Казан» бию ансамбле солисткасы Татьяна Мифтахова, фольклорчы, галим, музыкант Дамир Габдрахманов, «Болгар кызлары» төркеменең җитәкчесе һәм солисты Айгөл Зәйнуллина һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова барлык номерларны карап, аларга бәя бирде. Конкурс нәтиҗәләре буенча икенче фестивальдә чыгыш ясау хокукына 300 гә якын бала ия булды.

Шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә хәбәр итүләренчә, отчет концерты 15:00 сәгатьтә башланачак.

Чыганак: kzn.ru/meriya

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*