tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Каюм Насыйриның “Китаб әт-тәрбия” китабы тәкъдим ителде
Казанда Каюм Насыйриның “Китаб әт-тәрбия” китабы тәкъдим ителде

Казанда Каюм Насыйриның “Китаб әт-тәрбия” китабы тәкъдим ителде

Казанның төрле мәчетләрендә Мигъраҗ кичәсе уңаеннан чаралар үтте. Мисал өчен, Апанай мәчетендә бу уңайдан Казан шәһәренең мөселман активы, җәмәгать эшлеклеләре, абыстайлар, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар, ислам дине традицияләре белән кызыксынучы яшьләр һәм өлкәннәр катнашты.

Кичәдә Пәйгамбәребезнең ﷺ изге сәфәре, намазның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнде. Дин кардәшләребезнең сөенечен бүлешеп, очрашуга килгән шәрәфле кунаклар арасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова һ.б. бар иде.

Кичәнең иң кульминацион һәм истәлекле мизгеле – җыелган халыкка татар мәгърифәтчесе, тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның “Китаб әт-тәрбия” хезмәте тәкъдим ителү тантанасы булды. Әлеге басмада төрле киңәшләр, үгет-нәсыйхәт, әдәп-әхлак дәресләренә зур урын бирелгән. Китап Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан нәшер ителде. “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге тарафыннан әзерләнгән әлеге хезмәт хакында Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров таныштырып узды.

– Безнең максатыбыз – халыкны милли мирасыбыз, тарихыбыз, милли шәхесләребез белән таныштыру. Моның бер мисалы – «Китаб әт-тәрбия» китабын әзерләп бастыру, – диде Әхмәт хәзрәт.

Әйтергә кирәк, каты тышлыкта дөнья күргән китап берьюлы хәзерге татар әдәби телендә, рус телендә һәм шунда ук ахырдан 1898 елда басылып чыккан оригинал текст гарәп хәрефләре белән бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Каюм Насыйриның әдәп-әхлакка багышланган иң мәшһүр әсәрләренең берсе – XIX гасырның икенче яртысында күп тапкырлар басылып чыккан, һәр басмада үзгәрешләр яисә өстәмәләр булырга мөмкин. Бу хезмәт кириллицага күчерелеп төрле елларда укучыларга барып ирешкән. 1975нче елда чыккан “Сайланма әсәрләр” китабына 112 тәрбия кертелгән. 1992нче һәм 2021нче елларда чыккан “Китаб-әт-тәрбия” әсәре 113 тәрбиядән тора. Татар халкының бай язма мирасын тәшкил иткән әлеге ядкарь ата-аналар, укучылар, яшүсмерләр өчен файдалы чыганак булачак.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*