tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Бөтендөнья татар конгрессына 1500 данә Коръән бүләк итте
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Бөтендөнья татар конгрессына 1500 данә Коръән бүләк итте

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Бөтендөнья татар конгрессына 1500 данә Коръән бүләк итте

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

Очрашу барышында Татарстан Мөфтие Бөтендөнья татар конгрессына бүләк итеп 1500 данә Коръәннең “Казан басмасын” тапшырды. Данис Шакиров әлеге кадерле бүләкләргә ихлас рәхмәтләрен җиткереп, Коръәннәр 17-19 май көннәрендә узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы катнашучыларына таратылачагын ассызыклады.

Белешмә:
“Казан басмасы” – мөселман дөньясында фәнни-дини җәмәгатьчелек тарафыннан танылган беренче басма Коръән. Аңа кадәр Коръән Ауропада һәм Петербургта басылып чыккан була, әмма «Казан басмасыннан» аермалы буларак, алар, Коръәннең оригинал текстыннан тайпылышлар булу сәбәпле, фәнни кыйммәткә ирешми. Башка ислам илләрендә Коръән 100 елдан соң гына күпләп басыла башлый. “Казан басма”сы үзенчәлекле шрифтка ия булу сәбәпле дөньякүләм танылу ала. Нәзарәт белгечләре “Казан басма”сының тарихи типографик эзеннән (оттискысыннан) шул ук исемдәге компьютер шрифты ясап, Коръән текстын “Казан басма”сы компьютер шрифты ярдәмендә яңадан җыйганнар һәм революциягә кадәрге күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиевның искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китереп әзерләгән. Шулай итеп, яңартылган “Казан басмасы” инкыйлабка кадәрге оригинал шрифтларның чын тарихи йөзен саклап калып һәм югары сыйфатлы итеп бастыру өчен әзерләнгән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*