tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Белоруссиягә бара
Данис Шакиров эш сәфәре белән Белоруссиягә бара

Данис Шакиров эш сәфәре белән Белоруссиягә бара

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Белоруссиягә эш сәфәре кысаларында Белоруссия җирләрендә татар-мөселманнар җирлегенең 625 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашачак.

25 ноябрьдә биредә “История татар как живая история Ислама: к 625-летию поселения татар-мусульман на белорусских землях” халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференцияне оештыру комитеты хәбәр итүенчә, чара кысаларында Ислам оешмаларының Беларусь һәм БДБ илләре мөселманнарының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклаудагы роле, теология һәм академик фән өлкәсендә советлар чорыннан соңгы киңлектә Ислам гыйлем мәктәбен булдыруга таяныч буларак үткәрелә торган тикшеренүләр, Белоруссия җәмәгатьчелегенең Беларусь татар-мөселманнарының тарихи мәдәни мирасы белән таныштырудагы роле һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*