tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант-2022” акциясе пресс-релизы
“Татарча диктант-2022” акциясе пресс-релизы

“Татарча диктант-2022” акциясе пресс-релизы

2022 елның 25-27 ноябрь көннәрендә җиденче тапкыр “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе уза.

“Татарча диктант” акциясе грамоталы  язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән. Теләге булган һәр кеше татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый ала.

Акция ел саен Россия Федерациясендә һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Диктант тексты КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары тарафыннан сайлап алына.

Акциянең аудиториясен киңәйтү максатыннан 2020 елдан башлап, ТНВ-Планета һәм ТНВ-Татарстан телеканалларыннан туры эфир аша язу мөмкинлеге дә булдырылды.

Диктантны Россия Федерациясе төбәкләре, чит илләр, Татарстан Республикасы оешмалары тарафыннан булдырылган мәйданчыкларга килеп; мөстәкыйль рәвештә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында трансляцияне карап яза алалар. Әлеге акцияне оештыручыларга diktant.tatar сайтында теркәлергә кирәк. Быел сайтта да диктант язарга мөмкинлек булачак. Катнашучыларны бәяләү һәм оештыручыларга рәхмәт хатлары шулай ук сайтта чыгарылачак.

Татарстанда яшәүче милләттәшләребез – татар язучысы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әсәреннән өзек; РФ төбәкләрендә катнашучылар – Бөек Ватан сугышы ветераны, күренекле татар язучысы, тәрҗемәче, журналист, хәрби корреспондент Афзал Шамовның хатыннан өзек, ә чит илләрдән катнашучылар татар язучысы, шагыйрь Разил Вәлиев әсәреннән өзек язачаклар. Диктант текстын Татарстан өчен Россия театр һәм кино актрисасы, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, РФ төбәкләре өчен телевидение дикторы, телевидение алып баручысы, Казан театр һәм музыка уку йортлары укытучысы Татарстан Республикасының атказанган артисты Инсаф Абдулла, чит илләр өчен профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыячак.

Татар телендәге диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерә. Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак.

Казан шәһәрендә төп мәйданчык буларак Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланды. 25 ноябрь 11:00 сәгатьтә, Татарстан урамы, 2, 3 кат адресы буенча оештырыла. Керү ирекле.

Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.

Сайтка сылтама: http://diktant.tatar

Социаль челтәрләргә сылтамалар:

https://vk.com/tatdiktant

Элемтә өчен:

Айнур Нәбияров 8 (903) 311-99-43

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*