tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Динә Гарипова: «Иң мөһиме: үз-үзеңә ышанырга!»
Динә Гарипова: «Иң мөһиме: үз-үзеңә ышанырга!»

Динә Гарипова: «Иң мөһиме: үз-үзеңә ышанырга!»

Талант нәрсә ул? Аллаһыдан бирелгән бүләкме? Әллә инде көн саен үҗәтләнеп хезмәт кую нәтиҗәсендә ирешелә торган казанышмы? Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова исеме татар дөньясында гына түгел, ә чит илләрдә дә яхшы мәгълүм.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә туган кызның сопрано һәм меццо-сопрано тавышын дөнья масштабында беләләр. Русиянең «Голос» телепроектыннан соң, талантлы татар кызының иҗатына яңа сулыш өрелде. Аны абруйлы залларда уза торган җитди проектларга, концертларга чакыра башладылар. Динә Гарипова «Евровидение» җыр конкурсында да үз сәләтен күрсәтә алды. Татар җырлары белән беррәттән, рус, инглиз, француз телләрендәге төрле жанрга караган әсәрләрне үзенә генә хас тыйнаклык, зур профессионализм белән башкаруы чит ил тамашачысын да битараф калдырмый. Шул ук вакытта Динә һәрвакыт гади булып кала белә. Редакция кунагы белән сәхнә юлы, иҗат үрләре турында сөйләшәбез.

“Артист һәм журналист эшен бергә алып барам”

– Дөнья киңлегендә танылган татар җырчысының иртәсе ничек башлана?

– Мин бик иртә уяна торганнардан түгел, сәгать тугыз, ун тирәләрендә генә йокыдан торам, чөнки кичен этләремне урамда йөртеп, шактый соң кайтыла. Йоклар алдыннан, гадәттә, кызыклы китап укыйм, йә берәр фильм карап алам. Төнге уникеләрдә генә ятам. Ә иртәмне зарядка һәм дөрес тукланудан башларга тырышам. Аннары өй эшләре, яңа җырлар көтә – иҗат итәргә керешәм.

– Без якташлар икән, Динә, Яшел Үзән – минем дә туган ягым. Читтә йөргәндә якты истәлекләре еш исеңә төшәме? 

– Яшел Үзән – минем кече Ватаным. Шунда үстем һәм биредә туганнарым, дусларым яши. Шәһәрнең һәр почмагына күп кенә хатирәләрем уралган. Мәктәбем, дусларым белән йөргән парк, һәр иртәне беренче дәрескә ашыккан урам – барысы да күңелгә якын. Балачагым узган газиз җирем!

– Әти-әниләрең кемнәр?

– Әтием Фәһим, әнием Әлфия – алар икесе дә Казанда медицина университетында укыттылар, фән кандидатлары. Әбием исән-сау, аның белән татарча сөйләшәбез. Әти дә, әни дә без – балаларына (Динәнең абыйсы да бар. – Ред.) бик яхшы тәрбия бирде. Беркайчан да үз хыялларын безнең аша тормышка ашырырга омтылмадылар, үз мавыгуларыбызны табарга һәм асыл максатларыбызга ирешергә мөмкинлек бирделәр. Нәрсәгә тотынсам да, һәрчак хуплап, үсендерәләр генә. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәүгә театр вузына укырга керергә теләвемне әйткәч тә, шунда ук ризалаштылар. Минем өчен ничек кенә борчылсалар да, фикеремә каршы чыкмадылар. Моның өчен рәхмәтлемен. Ул вакытта Мәскәүгә укырга керә алмадым… «Киләсе елда тагын көчеңне сынап карасың», – дип юаттылар, әлегә үземә кызыклы булган башка уку йортында укый торырга киңәш иттеләр. Шуннан Казан федераль университетының журналистика факультетына укырга кердем.

– Динә, журналистика белемең сәхнә тормышында ярдәм итәме? Киләчәктә журналистика юлыннан да китәргә ниятләмисеңме?

– Әлбәттә, булыша. Журналистлык тәҗрибәм булу сәбәпле, мин үзем яза, тикшерә һәм килештерә алам. Куелган сорауларга җентекләп җавап бирергә тырышам. Язманың кайда дөнья күрәчәгенә карап, җавапларны үзем әзерлим. Миңа һәрвакыт басма матбугатта эшләү ошый иде, чөнки анда нәрсә кирәклеген энәсеннән җебенә дигәндәй тасвирлап, фикереңне төрле сүзләр кулланып тәкъдим итү мөмкинлеге бар бит. Хәзер артист һәм журналист эшен бергә алып барам дияргә мөмкин, чөнки кайбер интервьюлар өчен текстлар язуны дәвам итәм һәм материалларны басылганчы, үзем редакцияләп тә чыгам әле.

– Шигырьләр иҗат иткәнеңне беләбез. Күбрәк нинди темаларны колачларга тырышасың?

– Шигырьләрне кечкенәдән язам. Әүвәлгеләре беренче сыйныфта диярлек иҗат ителде. Төрле темалар кызыксындыра. Әлбәттә, мәхәббәт темасыннан башка булмый инде, андыйлары бик күп. Балачакта әти-әнием турында язылды, хәтта әкиятләр һәм мәсәлләр дә иҗат иттем, әмма, кызганыч ки, алар иске дәфтәрләр арасында югалып калдылар, таба алмадым. Хәзер шигырьләр язуны дәвам итәм, әмма инде башлыча җырлар яздыру өчен. Чыгачак альбомымда аларны тыңларга мөмкин булачак.

– Шигырьләреңне туплап китап итеп бастырып чыгарырга теләгең юкмы? Синең хакта китап чыкты бит инде, югыйсә…    

– Үз шигырь китабымны чыгару турында әлегә уйламадым, чөнки китап кадәр китапка җитәрлек иҗатым юк, шигырьләр күп түгел. Әмма саллы гына җыелгач, бәлки бу хакта уйлап карармын да әле…

Әйе, минем турында матур гына басма дөнья күрде. Аны минем иҗатымны күзәтеп баручылар гамәлгә ашырды. (Тыңлаучыларым төзеде ул китапны.) Күп санлы фото, төрле кешеләрнең минем хактагы фикерләре тупланган анда. Кыскасы, бик күп күңелле нәрсәләр язылган, китапны кулга алган саен, тамашачыларымның җылы хатирәләре, теләкләре, соклануларын укып, иҗат дәртем арта. Яңа үрләргә рухландырып тора торган бүләк булды ул. Биредә минем күңелемне очындыра. Кемнедер рухландырганмын икән, минем тукталып каласым килми, кабат-кабат алар өчен иҗат итәсем генә килеп тора.

«Җырлый башлагач исә, үземдә ниндидер бер көч тоям»    

– Олы иҗат юлы үрләреңне ничек бәялисең? Сәхнә тормышы – балачак хыялың идеме?

– Бәләкәй чактан ук музыка белән шөгыльләндем, һәрвакыт зур сәхнәгә чыгарга хыялландым. Конкурсларга, фестивальләргә еш йөрдем, төрле концертларда катнаштым. Бу юнәлештә үземне даими рәвештә шомарттым, төрледән-төрле музыка тыңладым, һәрвакыт катлаулы композицияләр өйрәнә идем. Кечкенә вакытта телевизордан концертлар карап утырганда, кайчан да булса, үземне дә шуннан күрсәтерләр, дәрәҗәле шәхесләр белән бер сәхнәдә чыгыш ясармын, алар белән аралашырмын, дип башыма да китерми идем. Шоу-бизнес дөньясына ансат кына эләгү мөмкин түгел, диючеләр күп булды. Акча, танышлык һәм азу ярган продюсер кирәк, дип туктатучылар булды. Хәер, мин үзем дә шулай уйлый идем. Әмма шулай да куркуымны җиңеп, Мәскәүгә бардым, үз көчең белән, акчасыз һәм «элемтәсез» генә дә уңышка ирешергә мөмкин икәнен расладым, үз хыялыма ышандым.

– Динә, ә сине җыр дөньясы нәрсәсе белән җәлеп итә соң?

– Һәрвакыт музыка яраттым. Әле дә хәтерлим, музыка мәктәбендә гадәти картинага карата көй уйлап табарга куша иделәр. Шундый иҗади биремнәр башкару бик ошый, минем өчен бу шөгыль бик кызык тоела торган иде. Син яраткан эшең белән шөгыльләнәсең икән, анда гел яңа, катлаулырак һәм кызыклырак нәрсәләр табасы, үсәсе килә бит. Моң дөньясында иң якты хис-тойгыларны күрсәтү мөмкинлегенә ирештем, ә шул ук вакытта гадәти тормышымда һәрвакыт тыйнак кеше булып кала алдым. Җырлый башлагач исә, үземдә ниндидер бер көч тоям һәм ничек эш итәргә кирәклеген аңлый башлыйм…

– Синең тормыш «Голос» проектыннан соң бик нык үзгәргәндер кебек?

– Әйе, әлбәттә. Бу проект миңа яңа дәрәҗәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирде. Илнең зур мәйданнарында концертларым башланды, телевизион тапшыруларга чакырдылар. Бөтен ил буенча бик күп тыңлаучыларым барлыкка килде һәм гастрольләремне оештыра алдым. Үз җырларымны яздыру һәм яраткан артистларым белән аралашу бәхетенә ирештем. «Голос» – минем өчен яңа баскыч һәм үз көчемне зурдан кубып тикшереп карау булды.

– Динә, танылган иҗатчы буларак, яшьләребезгә нинди киңәшләр бирер идең? 

– Мин аларга, беренче чиратта, киләчәктә үз-үзләрен кем итеп күрүләрен аныклап бетерүләрен, һөнәр сайлап алуда инанып эш итүләрен теләр идем. Тәҗрибәләрдән курыкмаска, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга! Иң мөһиме: үз-үзеңә ышанырга! Моннан башка бернигә дә ирешеп булмый. Эчке иманыңны һәм горурлык хисеңне саклап калу да мөһим. Әгәр артист булырга карар кылгансың икән, фикерләреңә шактый кеше колак сала башлый. Ә бу – чын илаһи бүләк һәм шул ук вакытта җаваплылык та, чөнки сине өлге итеп күрәчәкләр.

Мөршидә Кыямова

idel-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*