tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Динебезгә хезмәттә
Динебезгә хезмәттә

Динебезгә хезмәттә

Ульяновскида өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте – мөфтият барлыкка килүгә 32 ел булуына багышланган тантаналы чара узды. Күркәм мәҗлес өлкәбез мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин тарафыннан оештырылган иде.

Советлар иле үзгәртеп кору чорына кереп, кыйбла тарафыннан җылы, саф җилләр исә башлагач, динне тыюлар бетерелә һәм халыкка вөҗдан иреге бирелә. Төбәгебез мөселманнары шушы мөмкинлектән файдаланып, 1991 елда Ульяновск мөхтәсибәтен юстиция идарәсендә рәсми рәвештә теркәтү бәхетенә ирешә. Хәзер инде мәрхүм Әюп хәзрәт Дебердеев аның җитәкчесе итеп сайлана. Ул власть органнары һәм татар малтабарлары белән уртак тел табып, шәһәр һәм авылларда мәчетләр салдыру, мәдрәсә төзетү, дин кардәшләребезне хаҗга җибәрү чарасын күрә. Аннары Сәүбән хәзрәт Сөләйманов аның изге эшләрен лаеклы рәвештә дәвам иттереп, өлкә мөселманнарының бердәмлеген ныгыту, халыкка дини белем бирүне җайга салу юнәлешендә армый-талмый, вакыты белән исәпләшмичә хезмәт итә. Ә инде “Биләр” мәдрәсәсе ректоры вазыйфасын башкару дәверендә бай тәҗрибә туплаган, халык хөрмәтен казанып өлгергән мөхтәрәм дин әһеле – Илдар хаҗи Сафиуллин өлкә мөфтие булып сайлангач, балаларга дини гыйлем бирү челтәрен киңәйтү, район үзәкләрендә, милләттәшләребез күпләп яшәгән бистәләрдә мәчетләр төзетү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә. Хәзерге вакытта региональ диния нәзарәте карамагында 118 мәхәллә эшләп килә. Күптән түгел Сенгилей шәһәрендә һәм Вешкайма районы Ховрино авылында яңа мәчетләр төзелә башлады. Киләсе елның язында Ульяновскиның “Юго-Западный” микрорайонында “Ләйли-Җамал” мәчете файдалануга тапшырылачак. Ә “Биләр” мәдрәсәсе күршесендә кыз балалар өчен мәдрәсә төзелә.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских мәҗлестә катнашучыларны сәламләп, Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелек иткән мөфтиятнең традицион ислам кыйммәтләрен саклап калып үстерү, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту юнәлешендә бәһасез эш башкаруын билгеләп үтте.

“Ульяновскига килеп эшли башлагач, беренчеләрдән булып Илдар хаҗи белән таныштым һәм шушы көннән бирле аңлашып, уртак фикергә килеп, бер-беребезгә таянып эшлибез. Ул – ачык, киң күңелле, олы йөрәкле кеше, өлкәнең киләчәге турында чын ихластан кайгыртучы шәхес, илебез патриоты”,- диде Алексей Русских.

Губернатор шушы көннәрдә юбилейлы туган көнен билгеләп үтүче Илдар хаҗи Сафиуллинны кайнар котлап, истәлекле бүләк тапшырды. Сезгә тагын озак еллар динисламга, Ульяновск өлкәсенә, газиз Ватаныбызга хезмәттә булырга язсын, диде төбәгебез башлыгы. Ә Илдар хаҗи мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында мөселман балаларын хәләл ризыклар белән тукландыру мәсьәләсен хәл итүдә булышлык күрсәтүе өчен Губернаторга рәхмәт белдерде. Без сезнең ярдәмегез белән ел саен “Волга-Спорт-Арена” спорт сараенда меңләгән мөселман кардәшебез катнашында өлкә ифтары уздырабыз, диде мөфтиебез.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев өлкә мөфтиятенең татар малтабарлары белән кулга-кул тотынышып эшләвенә чиксез соклануын белдерде. Ел саен зурдан кубып өлкә ифтары уздырасыз, шушы көннәрдә генә Курган өлкәсенең Йолдыз – Эчкен авылында янгында зыян күргән татар гаиләсенә йорт салу өчен бура төяп озаттыгыз, тырышлыгыгыз күпләр өчен үрнәк булырлык, диде ул. Милли Шура рәисе хөрмәтле мөфтиебез Илдар хаҗига Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләген – “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медален тапшырды. Ә Илдар хаҗи Васил Шәйхразыевны региональ диния нәзарәте медале белән бүләкләде. Васил Габделгаяз улы Ульяновскида еш була, безнең хәлләрне белешеп тора, көн тәртибендәге мәсьәләләрне чишүдә һәрьяклап ярдәм итә, диде мөфти.

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин илебезнең Баш мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдинның сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Без Ульяновск мөфтиятенең күпкырлы эшчәнлегенә, тәвәккәллек күрсәтеп, зур масштаблы проектларга алынуына һәрчак сокланып карыйбыз, сездән күп нәрсәләргә өйрәнәбез, диде Талип хәзрәт. Ул өлкәбез мөфтие Илдар хаҗиның традицион ислам кыйммәтләрен саклап калу буенча фидакарь хезмәтен югары бәяләп, Үзәк диния нәзарәтенең истәлекле медален тапшырды. Мари Эл Республикасы мөфтие Фәнүс хәзрәт Сәлимгәрәев та җылы котлауларын җиткерде. Нәсел тамырлары Чардаклы районы Үрән авылына барып тоташкан күренекле дин әһеле – мәркәзебез Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин (ул безнең Илдар хаҗи белән өч бертуганның балалары булып чыкты) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан кайнар сәламнәр алып килгән иде. Ульяновск өлкәсе мөселманнары яңадан-яңа уңышлары белән шатландырып тора, Илдар хаҗи өммәтне матур итеп алга алып бара, Татарстан диния нәзарәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә, диде Мансур хәзрәт.

Шәһәр һәм авыл мәчетләре имамнары, мәхәллә рәисләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, милли һәм дини эшләргә ярдәм итүче малтабарлар, автономияләр җитәкчеләре дә мөфтиебез Илдар хаҗига гомер бәйрәме уңаеннан үзләренең ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафин мохтарият белән мөфтиятнең халыкны рухи-әхлакый тәрбияләү юнәлешендә бергәләп эшләү тәҗрибәсе белән бүлеште. Новоспасское районыннан танылган меценат Кәрим Аделов махсус хәрби операция – СВО зонасына региональ диния нәзарәте исеменнән гуманитар йөк озатырга тәкъдим итте. Донбасс җирендә илебез язмышы хәл ителә, дошманны җиңүгә без үз өлешебезне кертергә бурычлы, диде ул. Ә Иске Кулаткы бистәсенең “Әнвәр” мәчете имам-хатыйбы Сәерхан хәзрәт Ахмеров бүген бөтен көчебезне мөселманнарның бердәмлеген ныгытуга юнәлтергә өндәде. Бергә һәм бердәм булсак кына рухи мирасыбызны саклап, киләчәк буыннарга тапшырып калдыра алырбыз, диде хәзрәт. Ә Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин өлкә мөфтиятенең тарихы 1956 елга барып тоташуы турында сөйләде. Шул елны Сембер каласы мөселманнары мәчет ачарга рөхсәт сорап Мәскәүгә, Бөтенсоюз старостасы Михаил Калинин янына баралар. Хөрмәтле мөфтиебез Илдар хаҗи менә шушы чорда башланып киткән изге эшләрне бүген лаеклы рәвештә, үрнәкле итеп дәвам итә, диде Рөстәм хәзрәт.

Мөфтиебез Илдар хаҗи үзенә алмаш, догачылар әзерли. Бүген нәсел дәвамчысы – улы Абдусамәт дөньякүләм танылган ислам уку йортында – Каһирәнең Әл-Әзһар университетында дини гыйлем ала. Ә оныгы Абдулла мәҗлескә кабатланмас ямь өстәп, Коръәни-Кәримнән аять укыды.

Күркәм мәҗлестә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдне олуглап һәм хөрмәтләп салаватлар әйтелде. Ә өлкәбез мәчетләре имамнары җир йөзендә Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанып, Кыямәт көнендә Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) шәфәгатенә ирешүгә өметләнеп, игелекле гамәлләр кылып, яхшылык эшләп, кешеләрне хөрмәт итеп яшәү кирәклеге хакында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*