tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар матбугаты милләтне берләштерә
Татар матбугаты милләтне берләштерә

Татар матбугаты милләтне берләштерә

Мәркәзебез Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Татмедиа агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган әлеге мәртәбәле очрашуда Ульяновск өлкәсеннән “Өмет” газетасы редакциясе һәм “ТНВ” филиалы журналистлары катнашты.

Эчкен татарны берләштерде

Ел саен уздырыла торган форум Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашудан башланып китте. Ул татар журналистларын милли оешмалар белән бердәм команда булып эшләргә, милләтебез тормышындагы вакыйгаларны газета-журналлар битләрендә, социаль челтәрләрдә оператив рәвештә яктыртырга һәм халкыбызда милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү максатында бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланырга өндәде. Васил Габделгаяз улы әйтүенчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ил күләмендә абруй-дәрәҗәсе зур булуы өлкә губернаторлары белән очрашуларда татар халкын борчыган проблемаларны кабыргасы белән кую һәм уңай хәл итү мөмкинлеге бирә. Төбәкләр җитәкчеләре безне тыңлыйлар, ишетәләр, безнең фикергә колак салалар, бу – зур казаныш, диде ул.

“Быел Курган өлкәсенең Эчкен – Йолдыз авылында килеп чыккан фаҗига татар халкын берләштерде. Мөфтиятләр, татар малтабарлары ярдәм кулы суздылар. Күп төбәкләр анда яңа йортлар салып бирде. Ә без шушы авыл балаларын җәйге лагерьда ял иттердек, мәктәп формалары, ноутбуклар белән тәэмин иттек, малайларга велосипедлар бүләк иттек. Милли Шура утырышын Эчкендә уздырып, туй һәм никах, өй туе йолаларын яңартып җибәрергә булыштык. Күп балалы гаиләләргә, мохтаҗ кешеләргә авыл кибетендә җыелып килгән бурычларын капларга ярдәм иттек. Өлкә җитәкчеләре, башка милләт кешеләре безнең кайгыда да, шатлыкта да бергә, бердәм булуыбызга сокланып карыйлар”,- диде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе Сабантуй бәйрәменең татарның брендына – визит карточкасына әверелүе турында сөйләде. Бүген халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасы авыллар һәм шәһәрләрдә, федераль округларда, күп чит илләрдә зурдан кубып уздырыла. Быел Гарәп Әмирлекләрендә оештырылган милли бәйрәмдә Якын Көнчыгыштагы барлык дәүләтләрдән дә диярлек вәкилләр катнашкан. Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Бөтендөнья татар конгрессының бу юнәлештәге эшчәнлеген, ягъни халык дипломатиясе алып баруын югары бәяли, дип белдерде Васил Габделгаяз улы.

Ул милләттәшләребезне илебез лидеры – Россия Президенты Владимир Путинга теләктәшлек белдерергә, аңа рәхмәтле булырга чакырды.

“Бүген Донбасс җирендә Россиянең мөстәкыйльлеген саклап калу, бәхетле киләчәге хакына махсус хәрби операция бара. Башка милләт вәкилләре белән бергә безнең татар егетләре дә яу кырында батырлык үрнәкләре күрсәтә. Сугыш тизрәк тәмамлансын, ир-егетләребез җиңү белән өйләренә, якыннары янына әйләнеп кайтсыннар иде”,- диде Милли Шура рәисе.

“Милләт эшендә куркакларга урын юк”

“Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов белән очрашуда да күп гыйбрәтле фикерләр яңгырады. Ул телеканалда эшли башлаган вакытта Татарстанның беренче Президенты, хәзер Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйткән искиткеч акыллы, хикмәтле сүзләрне искә төшереп үтте. “Милләт эшендә куркакларга урын юк”,- дип белдергән аңа Минтимер ага. Илшат Юныс улы телеканал хезмәткәрләренең эш хаклары чагыштырмача түбән булуы, шул сәбәпле кадрларның башка сфераларга китүе турында борчылып сөйләде. Үзегез акча эшләгез, реклама табыгыз, диләр түрәләр, әмма без коммерция юлына баса алмыйбыз, чөнки халыкка хезмәт итү бөтен нәрсәдән дә өстен булырга тиеш дип саныйбыз, ди Әминов.

Дәүләт ярдәмендә эшләп килүче әлеге телерадиокомпания хәзер биш каналны – “Татарстан – Яңа гасыр”, “ТНВ Планета”, “Шаян ТВ”, “Мәйдан” һәм “ОТР” каналларын берләштерә. Мәскәүдә чыгып килүче “Татар дөньясы” газетасы редакторы Ринат Мөхәммәдиев фикеренчә, пропаганда, халыкны тәрбияләү ягыннан “ТНВ” каналының роле бәяләп бетергесез. Ул телеэкранга еш кына шырдый-бырдый җырчылар чыгуына карата борчылуын да белдерде. Ә тележурналист Рамис Сафин бөтен халык яратып караган “Татарлар” тапшыруын кич белән берүк вакытта эфирга чыгарырга һәм ретро-җырлардан торган концертларны ешрак күрсәтергә тәкъдим итте. Баксаң, “Татарлар”га көн саен берүк вакытта эфирга чыгарга хоккей матчлары комачаулый икән. Без матчларны күрсәтмичә калдыра алмыйбыз, ди Әминов.

Әлеге очрашуда татар газеталары тормышына бәйле мәсьәләләр дә каралды. Аларны саклап калу өчен редакцияләргә төрле грантлар конкурсларында катнашырга тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Минцифры, Президент грантлары фонды ел саен мәгълүмат чаралары өчен бәйгеләр уздыра икән. Татарстан Журналистлар берлегенең чираттагы съездында регионнардагы татар матбугат чаралары өчен махсус грантлар булдыру мәсьәләсен көн тәртибенә куярбыз, диде Илшат Әминов.

Ул интернетның татар дөньясына үтеп керә баруы турында да сөйләде. “Интертат” белән “Татар-информ” – хәзер халык арасында иң популяр сайтлар. Димәк, татарлар интернет челтәрендә татарча укымый, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Әлеге сайтлар һәм шулай ук кайбер татарча басмалар редакцияләре социаль челтәрләр аркылы ярыйсы гына акча эшли башладылар, ягъни зарыгып көткән монетизация процессына күчтеләр, дип белдерде Әминов.

“ТНВ” каналы җитәкчесе журналистларны әдәби татар телен саклап калу юнәлешендә тырышып эшләргә өндәде. Биредә, Казанда татарча мәкаләләрне урам, кухня телендә, гади халык сөйләшә торган телдә язарга тәкъдим итүчеләр бар, янәсе шулай язсак, укырга күпкә җиңелрәк булачак, мин бу фикер белән берничек тә килешә алмыйм, без әдәби татар телендә язарга һәм сөйләшергә, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга бурычлы, дип белдерде Илшат Юныс улы.

Форумның беренче көне Г.Камал исемендәге академия театрында драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевның “Бию пәрие” спектаклен карау белән тәмамланды.

Каюм Насыйри эзләреннән

Ә икенче көнне республиканың Яшел Үзән районына юл тоттык. Олы юл өстендә урнашкан “Татар авылы” дип исемләнгән этнография комплексы күңелләрдә беркайчан да җуелмас тәэсирләр калдырып, балачакка, яшьлек елларына алып кайтты. Әлеге комплексның хуҗасы Миңнедамир абый Камалтдинов биредә урын алган ядкарьләрне бөтен көчен куеп, берәмтекләп җыйган. Ул татар халкының данлы вә шанлы тарихы буенча оста белгеч тә әле.

Аннары безгә мәшһүр мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырдан белән танышырга, чишмәгә төшәргә, мәчеткә керергә насыйп итте. Авыл музей-китапханәсендә мәгърифәтченең иҗаты турында яңа мәгълүмат тупладык. Ә Олы Ачасыр авылында Каюм Насыйри исемендәге архитектура-музей комплексы эшли. Биредә мәгърифәтче үзе ясаган кәнәфи, сервант, сәке саклана. Ул киңкырлы шәхес, агачтан җиһазлар ясауга да оста булган.

“Күпчелек халык Тукай белән Җәлилне белә, ә башка шәхесләребез күләгәдә кала. Бүген Каюм Насыйриның тормыш юлы белән якыннан таныштык. Алдагы елларда да шәхесләребезне танытуны дәвам итәргә ниятлибез”, – диде Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе  Гөлназ Шәйхи.

Ә Яшел Үзән шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә безне кызыклы лекцияләр көтә иде. “Идел” яшьләр журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова “Финанс тәэмин ителмичә чаралар оештыру” турында сөйләде. “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров “ВКонтакте” социаль челтәрендә монетизация темасын күтәрде. Яшь буынны журналистикага җәлеп итү ысуллары турында “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин җиткерде.

Казан ярдәменнән ташламый

Форумның өченче көнендә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “Татмедиа” акционерлык  җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов белән очраштык. Айдар Сәлимгәрәев “Без – бергә” кушымтасының киләсе елда да чыгачагы һәм регионнардагы татар газеталарын компьютер техникасы белән тәэмин итү мөмкинлекләрен эзләүләре турында хәбәр итте.

“Җитәкчелек белән халык аралашып яшәргә тиеш. Без социаль челтәрләрдә эшләүгә игътибар белән карый башладык. Аудиторияне саклап калу, алар белән элемтәдә тору өчен мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк”, – диде Айдар Сәлимгәрәев.

Форум бергәләп эшләү юнәлешләрен билгеләү һәм “Хәбәр” дип аталган Бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләрен игълан итү белән тәмамланды. Шатланмый мөмкин түгел: әлеге конкурста җиңүчеләр исемлегендә Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы да бар. Редакция коллективы һәм газета укучылар өчен бу зур дәрәҗә һәм танылу, чиксез сөенеч. Димәк, җитәкчеләр, татар конгрессы безнең эшебезне күрә, уңай бәяли, халык өчен кирәкле дип саный.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*