tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган тел” бәйгесенә рәхим итегез!
“Туган тел” бәйгесенә рәхим итегез!

“Туган тел” бәйгесенә рәхим итегез!

Татар телен, мəдəниятен саклап калу һəм үстерү эшендə югары биеклеклəргə ирешкән һəм халык арасында бик тиз популярлашып киткән “Туган тел” конкурсы турында бүген белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Еллар үтү белән ул, чын-чынлап, татар җыры бәйрәменә әверелде. Татар җыры башкаручылары бәйгесе быел республикабызда 15нче тапкыр үткәрелә һәм агымдагы юбилей чарасы Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.

11-12 ноябрьдә Дүртөйле шәһәрендә үтәчәк “Туган тел” бәйгесендә 14 яшьтән 50 яшькәчә үзешчән һәм профессионал башкаручылар, шулай ук 12 кешегә кадәр вокал ансамбльләр катнаша ала. Үзешчәннәр һәм профессионалар аерым номинацияләрдә билгеләнә. Конкурста катнашу өчен гаризалар 7 ноябрьгә кадәр [email protected] электрон почтасына кабул ителә.

Конкурсны оештыручылар: Башкортстан Ренспубликасының Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты, Дүртөйле районы хакимияте. Күләмле бәйгене оештыруда Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәм күрсәтә.

“Туган тел” конкурсы яшь башкаручыларга бик зур мөмкинлекләр ача. Бәйге тәмамланганнан соң жюри әгъзалары, барлык катнашучыларны да җыеп, чыгышларга нәтиҗә ясый. Уңай якларын билгеләп үтеп, кимчелекләргә тукталып, киләчәктә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында әйтә. Шул ук вакытта жюри әгъзалары талантлы яшьләргә кайда укырга барырга киңәш бирә, ә оештыручылар махсус уку йортларына юлламалар белән ярдәм итә.

“Туган тел”нең төрле еллардагы җиңүчеләре Руслан Садров (Туймазы районы), Светлана Матвеева (Бакалы районы), Гөлнара Тимерҗанова (Борай районы), Артур Шөгаепов (Иглин районы), Линар Шәймөхәммәтов (Чакмагыш районы) – Казан сәнгать академиясен, Филүс Каһиров (Бүздәк районы), Ришат Төхвәтуллин (Туймазы районы), Илнур Байназаров (Краснокама районы) Казан консерваториясен тәмамлап, профессионал сәхнәләрдә җырлыйлар.

Бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя. Башкортстан Республикасы районнарыннан һəм шəһəрлəреннəн тыш, конкурста Татарстан, Марий-Эль, Мордовия, Чувашия республикалары, Пермь крае, Самара, Чиләбе, Омск, Томск өлкəлəре вəкиллəре дə катнаша.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*