tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирек Шәрипов: Конгресска кунаклар килсә, Тинчурин театрына алып килү бер дә ялгыш булмас
Ирек Шәрипов: Конгресска кунаклар килсә, Тинчурин театрына алып килү бер дә ялгыш булмас

Ирек Шәрипов: Конгресска кунаклар килсә, Тинчурин театрына алып килү бер дә ялгыш булмас

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт театры 90 еллык юбилей кичәсен уздырды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов данлыклы театрны котлау үзе өчен зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте.

«Әгәр конгресска кунаклар килә һәм татар мохитен күрсәтергә телибез икән, Тинчурин театрына алып килү бер дә ялгыш булмас. Нәкъ шушы Тинчурин театрында миллилегебез, рухыбыз күренеп тора», – диде.

«Бүгенге тамаша ничек кызык булса, сәхнә артында тагын да кызык. Барлык артистлар шушы тамашаны карый, бу үзе бер тамаша, үзе бер хикмәт», – ди Ирек Шәрипов.

Ул Тинчурин театрының халыкчанлыгын искәртте. «Халыктан күтәрелгән театрларның берсе ул. Шушы сыйфатын беркайчан югалтмады», – дип белдерде Ирек Шәрипов.

Алга таба ул артистларны Бөтендөня татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*