tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диплом – белемгә ачкыч
Диплом – белемгә ачкыч

Диплом – белемгә ачкыч

Хәзерге заманда үзенең 30 еллык эшчәнлек юбилеен каршы алучы Оренбурның данлыклы “Хөсәения” мәдрәсәсендә тантаналы чыгарылыш кичәсе узды. Мәдрәсәнең тарихи бинасы һаман мөселманнарга кайтарылмаса да, аның төзелүенә дә быел 130 ел тула.

Чарага абруйлы кунаклар чакырылган иде: Уфадагы Үзәк диния нәзарәтенең Россия Ислам университеты ректоры А.Р.Сулейманов, Региональ мәгълүмат сәясәте министры урынбасары Р.Н.Чурбанов, мәгариф министры урынбасары В.А.Коваленко, өлкә Закончыгару җыены депутаты Д.И.Фахрутдинов, шәһәр советы депутаты И.Н.Абдульманов. Алар, беренче чиратта, чыгарылыш студентларын мәдрәсәне уңышлы тәмамлаулары белән тәбрикләп, уку вакытында алынгын белемнәрен, тәҗрибәләрен халкыбызга хезмәт итүгә багышлауларын теләделәр. Оренбуржьеның мөселман өммәте белемле, акыллы, туры юлдан алып баручы остазларга бик мохтаҗ. Сайлаган хезмәт өлкәсендә ныклы булырга, халыкка изгелек, тынычлык, яктылык алып барырга өндәделәр.

Оренбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлфит хәзрәт Шәрипов шушы 30 еллык эшчәнлеге дәверендә мәдрәсәне 717 кеше тәмамлавын һәм аларның бөтен өлкә буенча өлкәннәр арасында да, балалар арасында да дини һәм әхлакый тәрбия, укыту эшләре алып баруларын әйтте.

Россия Ислам университеты ректоры Артур Сулейманов Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин исеменнән дөньяда данлыклы урын тоткан уку йорты “Хөсәения” мәдрәсәсен тәмамлаучыларны тәбрикләп, сез бу диплом белән бары тик белемгә ачкыч кына алдыгыз, диде. Үзенең үлеменә бер генә сәгать калганын белгән бер ир кеше Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәребездән мин соңгы сәгатемдә нинди изге эш эшләп кала алам дип сораган. Ул әйткән: “Өйрән, укы”. Артур Руслан улы белем алуда туктап калмаска, Россия Ислам университетына укырга керергә чакырды мәдрәсәне тәмамлаучыларны.

Укуны тәмамлаган 70 яшьлек Сәгадәт хаҗи Бурумбаев элек мал табибы булып эшләгән, милләте буенча казах, ләкин телне белмәгән. Мәдрәсәдә уку дәверендә ул русчадан татарчага өйрәнә һәм аннан туган казах телен үзләштерә. Моннан тыш ул өлкәбезнең иң яхшы имамнарының берсе. Ул Интернет киңлекләрен дә үзләштергән һәм социаль челтәрләрдә яшьләр белән актив эш алып бара.

Чыгарылыш студентлары Аллаһ исеме белән динебезгә тугры хезмәт итәргә ант бирделәр һәм остазларына, мөгаллимәләренә биргән белемнәре өчен чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. Аларның укытучылары да “Хөсәения” мәдрәсәсе укучысы исемен югары йөртергә өндәделәр.

Зур академик күрсәткечләре өчен Мактау кәгазьләре белән: Рузилә Абсалямова, Ринат Гизатуллин, Суфия Ибрагимова, Өммегөлсем Хайбуллина, Равил Ярмухаметов бүләкләнделәр. Шулай ук укуда зур тырышлык күрсәткән беренче курс студентлары да, Хәсән Бикентиев һәм Ибраһим Муканов мөфти исеменнән бүләкләр алдылар.

“Хөсәения” мәдрәсәсен тәмамлаучыларга исәнлек, изге ак юллар телик.

Фәннур Гайсаров, 

“Яңа вакыт” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*