tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Тимерчән каһарманы
Яңа Тимерчән каһарманы

Яңа Тимерчән каһарманы

Ульяновск шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мингали Нургали улы Жаруллин күптән түгел 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Мингали Нургали улы Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында туып үсә. Унҗиде яшьлек егет 1943 елның ноябрендә фронтка китә. Сталинград шәһәрендә аның кебек яшь егетләрдән полк оештыралар һәм өч ай дәвамында дошманга каршы сугышырга өйрәтәләр. 1944 елның январенда якташыбыз Киевта урнашкан зенит артиллериясенә барып эләгә һәм яңа радиолокацион корал белән эш итү серләрен үзләштерә. Курку белмәс, кыю каһарман Бөек Җиңү көнен Германия башкаласы Берлинда каршылый. Фашист илбасарларына каршы сугышта чын геройлык күрсәткән өчен Мингали ага 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Мингали Нургали улының хәләл җефете Зүидә Вәлиәхмәт кызы – тыл хезмәтчәне, сугыш вакытында көне-төне колхозда эшли. Сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгын, илебезне яңадан аякка бастыру максатында бик күп көч һәм тырышлык куя.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*