tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗенең “Наз” приюты тәрбияләнүчеләре кыстыбый пешерә
Әгерҗенең “Наз” приюты тәрбияләнүчеләре кыстыбый пешерә

Әгерҗенең “Наз” приюты тәрбияләнүчеләре кыстыбый пешерә

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Әгерҗе районының “Ласка” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр татар ашларын өйрәнә. 5нче апрель көнне балалар тәмле һәм туклыклы кыстыбый ризыгы әзерләделәр.

“Хуҗабикә” кулинар түгәрәгендә тәрбияче Эльвира Сабирҗанова җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр татар ашларының тәмле һәм катлаулы булмаган ризыкларын әзерләү технологияләрен үзләштерә.

Алар кыстыбыйның төче камырдан бәрәңге боламыгы белән кыздырылган ризык булуын, аның эчлеге өчен тагын тары боткасын яки рагуны да кулланырга мөмкин икәнлеген белделәр.

agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*