tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта Урал Федераль округының  татар яшьләре активы җыелды
Екатеринбургта Урал Федераль округының  татар яшьләре активы җыелды

Екатеринбургта Урал Федераль округының  татар яшьләре активы җыелды

27-28 гыйнвар көннәрендә Свердловск өлкәсенең башкаласында Урал Федераль округының  татар яшьләре активы җыелды. Беренче көнне чаралар Екатеринбургның Татар мәдәни үзәгендә узды. Биредә татар  яшьләре өчен тарихчы, этнограф Дамир Исхаков тарих буенча лекция укыды. Тарихи ясслыкта бәян ителгән “Кем ул татар? Нәрсә ул милләт?” төшенчәләре яшьләр арасында зур кызыксыну уятты. Алга таба яшь татар лидерлары белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов очрашты. Ул яшьләрне татар конгрессының яшьләр канаты эшчәнлеге белән таныштырды, ясалма фәһем буенча лекция укыды. Шулай ук килгән кунакларны Свердловск өлкәсенең “Яшен” Татар яшьләре иҗтимагый оешмасы Ринат Каштанов сәламләде.

28 гыйнвар көнне татар яшьләре Халыклар иҗаты йортының Зур концерт залында  Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән узган очрашуында катнаштылар. Биредә алар Татарстан Республикасы Вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашып 2024 елга планнары белән уртаклаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*