Программада катнашу өчен 5020 кеше гариза тапшырган, әмма 150 се генә ябык онлайн-инкубаторга эләккән. Ай дәвамында катнашучылар белән 30 эксперт эшләгән. Катнашучылар өчен практик вебинарлар, консультацияләр оештырылган.
Иң югары балл җыйган 60 катнашучы 26-29 ноябрьдә Мәскәүдә узган турда үзләренең проектларын яклаган. “OpenAirLIB – ачык әдәби киңлек” проектын Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Низамиев Инсаф тәкъдим иткән.