Бөтендөнья татар конгрессы «Әниләр көне» уңаеннан «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән конкурс оештырды. Бәйге 1 ноябрьдә башланды һәм 20 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Бәйгедә Россиянең Башкортстан, Чувашия Республикаларыннан, Пермь краеннан, Оренбург, Свердловск, Пенза, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан барлыгы 300 дән артык бала катнашып, әниләргә багышланган шигырьләрне сөйләде.
Конкурс эшләре арасында бик күп җиңүгә лаеклы видеоязмалар бар иде. Жюрига аларны сайлап алу шактый катлаулы булды. Аеруча актив катнашучылар 1- 4 нче сыйныфта укучылар арасында булды. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Җиңүчеләр исемлеге:
1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында:
I урын – Мәрьям Вәлиева, Мамадыш, 1 сыйныф
I урын – Әминә Яруллина, Казан, 1 сыйныф
II урын – Динә Әфризунова, Свердловск, 3 сыйныф
II урын – Зәлия Мөхәммәдиева, Казан, 2 сыйныф
III урын – Мөхәммәд Холов, Югары Ослан, 1 сыйныф
III урын – Тимерлан Хәбибуллин, Казан, 4 сыйныф
5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында:
I урын – Зилә Шамшаева, Оренбург, 6 сыйныф
II урын – Илфат Юнысов, Мамадыш, 7 сыйныф
II урын – Аделина Моисеева, Түбән Кама, 7 сыйныф
III урын – Тимур Ризаев, Түбән Кама, 7 сыйныф
III урын – Тимур Ямалетдинов, Сургут, 7 сыйныф
9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында:
I урын – Зилия Дәминова, Яшел Үзән, 9 сыйныф
II урын – Зәринә Баһаутдинова, Чувашия, 11 сыйныф
Рәхмәт хатларына лаек булучылар:
Камил Ахунҗанов, Менделеевск, 2 сыйныф
Алинә Шәрифуллина, Биектау, 1 сыйныф
Аким Шаһиәхмәтов, Казан, 2 сыйныф
Галиәскәр Сидеев, Әтнә, 3 сыйныф
Хәбибулла Мөхәммәтҗанов, Казан, 2 сыйныф
Сәйдәш Абдуллин, Лаеш, 2 сыйныф
Диләрә Габитова, Башкортстан, 6 сыйныф
Ралинә Юнысова, Башкортстан, 6 сыйныф
Нәргизә Хәбибрахманова, Балтач, 5 сыйныф
Максим Гаврилов, Саба, 1 сыйныф
Бүләкләү тантанасы турында хәбәр ителәчәк.