tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әниемнең җылы кочагы…
Әниемнең җылы кочагы…

Әниемнең җылы кочагы…

Түбән Кама шәһәренең асыл затлары Халыклар дуслыгы йортына “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Хафизов Васил Фәиз улы тәбрикләүләре белән башланган кичәне, зур осталык белән мәдәни-массакүләм чаралар оештыру бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мингали Мөхәммәтшин алып барды. Гүзәл туташ-ханымнарга үзенең җырларын да бүләк итте. Язның иң беренче, иң гүзәл бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм кичәсендә шулай ук, Илнур Шәрифуллинның дәртле җырлары, “Тамчылар” бию ансамбленең чыгышы да  ямь өстәде.

Күптән түгел Новосибирск өлкәсендә булып кайткан “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының иң актив әгъзасе – Әлфинә Сөнгатуллина чыгышы да бик урынлы иде. Сәяхәт барышында күргән-белгәннәрен халыкка җиткерде. Ә инде “Остаз” проекты кысаларында (Фәнүзә Сабирова җитәкчелегендә) асыл җепләр белән милли бизәкләр чиккән ханымнарның эшенә нәтиҗә ясалды, ягъни һәрберсенә сертификатлар тапшырылды.

Кыскасы, гүзәл ханымнар, кадерле әниләр, хөрмәтле әбиләр барысына да өлгерәләр. Матурлык, батырлык тудырудан тыш, халкыбызга хезмәт итәләр. Шуңа да, туган телебезне, рухи кыйммәтләрне саклау һәм милли хәзинәбезне киләчәк буынга җиткерү буенча шәһәребездә нәтиҗәле эш алып барыла. Шул уңайдан тырыш хезмәтен зурлап, 8 нче март бәйрәме белән тәбрикләп, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Галиуллинага рәхмәт хаты тапшырылды.
Әниләрнең кочагыдай җылы, үтемле чара чәй табыны янында дәвам итте.

Нурзия МИРХАЗОВА,
Түбән Камадагы «Ак калфак»
иҗтимагый оешмасы әгъзасы.
Айрат СӘГЫЙТОВ фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*