tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак
Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак

Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак

Бүген Әстерханда XIII Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды, бәйрәм 2023 елда узачак.

Оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, министрлыклар вәкилләре, шәһәр җитәкчелеге һ. б. катнашты.

Төбәктә инде ике тапкыр – 2008 елда һәм 2017 елда Федераль Сабан туен билгеләп үттеләр. Шулай ук, биредә этно-авыл төзү проекты старт ала. Ул Бөтенроссия Сабан туенда төбәктәге этнотуристик маршрутның бер өлеше буларак  тәкъдим ителәчәк.

2023 елда Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе 27 майда узачак. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, мондый масштаблы бәйрәмне оештыру Әстерхан өлкәсендә һәм Россиядә  туризмны үстерү өчен менә дигән инструмент булып тора. Чара күп төбәкләрдән меңләгән кунакны җыячак, дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*