tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры “Гүзәлем Әсәл” әсәрен Мәскәү тамашачысына күрсәтә
Әтнә театры “Гүзәлем Әсәл” әсәрен Мәскәү тамашачысына күрсәтә

Әтнә театры “Гүзәлем Әсәл” әсәрен Мәскәү тамашачысына күрсәтә

17 февральдә Мәскәү шәһәренең Зуев исемендәге Мәдәният йортында Г.Тукай 
исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” спектаклен тәкъдим итә.

Режиссеры –Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.

Спектакль рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

“Гүзәлем Әсәл” – гади шофер егет Ильясның һәм авыл кызы Әсәлнең мәхәббәт тарихы. 
Беренче карашка шактый гадәти тоелган сюжет сызыгында каһарманнарның драматик кичерешләре, тормыш авырлыклары алдында хисләренең ныклыкка сынау үтүе әлеге тарихны кызыклы һәм кабатланмас итә. Тамашачы алдына әле һаман да җавап табылмаган мәңгелек сораулар куела һәм һәркем аларны спектакль барышында үзенчә чишә. Язмышның беренче сикәлтәләре Ильясны нигә адаштыра, чын бәхетнең кадерен аңлар өчен Байтимер кебек тормышның ачысын-төчесен татырга, югалтулар аша олы сөюеңне табарга кирәкме? Мәхәббәте өчен туган йортыннан ваз кичәргә мәҗбүр булган, җан сөйгәненең хыянәте белән очрашкан Әсәл хатын-кыз бәхетенә лаекмы? Чыңгыз Айтматов тормыш хакыйкатенең янәшәдә генә булуын классикларга хас зирәклек белән тамашачыга җиткерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*