tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ӘйдәБас» остаханәсенең беренче фестивалендә казанлыларны татар биюенә өйрәтәчәкләр
«ӘйдәБас» остаханәсенең беренче фестивалендә казанлыларны татар биюенә өйрәтәчәкләр

«ӘйдәБас» остаханәсенең беренче фестивалендә казанлыларны татар биюенә өйрәтәчәкләр

20 һәм 21 майда Казанда шәһәр Мэриясе ярдәме белән «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсенең беренче фестивале узачак. Бу көннәрдә төрле мәйданчыкларда халык уеннары һәм мастер-класслар сериясе оештырылачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашучылар татар этнографик төркемнәрнең – урал, себер, татар-мишәр, Пермь һ.б. биюләре белән танышачак. Мастер-классларны проект остазлары халык биюе буенча педагог-хореограф Сәидә Миңнебаева, фламенко бию остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова үткәрәчәк.

20 майда 18:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры каршындагы мәйданда кичке халык уеннары узачак, ә 21 майда 13:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» скверында һәм Урицкий исемендәге паркта мастер-класслар планлаштырылган.

Программага шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән халык коллективлары чыгышлары, Самара татарлары турындагы легенда мотивлары буенча перформанс, проектның белем бирү атнасы турында фотокүргәзмә һәм Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры сәхнәсендә гала-концерт кергән.

Фестиваль Росмолодежь һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*