“Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов шулай дип белдерде.
– Читтә яшәгән татарлар өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате бигрәк тә сөенечле булды. Йөрәкләребезгә тынычлык урнашты. Бик вакытлы һәм кирәкле мөрәҗәгать. Ата-бабаларыбыздан килгән телебезне балаларыбыз, оныкларыбызга лаеклы рәвештә соңга калмыйча тапшырып калырга тиешбез.