tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә эшләр кабул ителә башлады
Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә эшләр кабул ителә башлады

Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә эшләр кабул ителә башлады

Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре буенча ТР Президенты карамагындагы комиссия, 2017 елда шагыйрь исемендәге премиягә дәгъва кылучылардан эшләр кабул итү турында игълан итә.

Билгеле булганча, премиягә җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, милли мәдәнияткә һәм сәнгать үсешенә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр тәкъдим ителә. Премиягә дәгъва кылучыларның эшләре министрлыклар, ведомстволар, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар, шулай ук иҗат берлекләре, фәнни, мәдәни һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары тарафыннан 2017 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә.

Кандидатларны тәкъдим итү һәм документлар тапшыру шартлары мәсьәләсендә Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (843) 264-74-44, 264-75-19.

Посмотреть на карте Казани

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*