tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» дип аталган күргәзмә ачыла
Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» дип аталган күргәзмә ачыла

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» дип аталган күргәзмә ачыла

2024 елның 21 февралендә 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Балалар дөньясы 100 ел элек» дип аталган күргәзмә ачыла. Ул Россиядә Гаилә елы игълан ителү уңае белән оештырыла.

XIX-XX гасырлар чигендә татарларның балачагы нинди булган? Йөз ел элек шәһәр һәм авыл татар балалары нинди китаплар укыган, ничек киенгән, нинди уенчыклар белән уйнаган һәм күңел ачкан? Күргәзмә шушы сорауларга җавап бирә, балаларның нәрсә белән кызыксынуларын һәм мавыгуларын күрсәтә.

Күргәзмәдә ТР Милли музее фондларыннан XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы әйберләре тәкъдим ителә: уенчыклар һәм уеннар, өй һәм бәйрәм киемнәре, хатлар һәм фотосурәтләр, китаплар һәм балалар журналлары («Тәрбиятел-әтфаль», «Ак юл»). Чүпрәктән һәм агачтан ясалган курчаклар зур кызыксыну тудыра, аларның йөзләре юк. Йөзсез курчаклар җансыз дип саналган, алар балага зарар китерми, ә бары тик шатлык бирә дип уйлаганнар. Бала үзенең фантазиясен кулланып, үзе теләгән уенчыкны ясый алган.

Мемориаль әйберләр арасында журналистлар Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр гаиләсеннән лото, Сәгыйть Сүнчәләй, Җәләл Мәҗитов, Әхмәтгәрәй Хәсәни, Фатих Әмирханның туганнары гаиләсендәге балаларның фотосурәтләре бар. Шулай ук ХХ гасыр башы татар газеталары һәм журналлары аша билгеле булган уеннар белән танышу һәм аларда катнашу мөмкинлеге дә була. Тамашачылар өчен щетка һәм тәңкә белән уен, төрле кроссвордлар чишү  һ.б. уеннар тәкъдим ителә.

Күргәзмә ачылышында әдәбият галиме Фоат Галимуллин, яшь шагыйрәләр Гөлназ Әхмәдиева, Дания Нәгыйм, Алинә Хәбибуллина һ.б. катнаша. Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры – «Бәхетле көнем» спектакленнән өзек тәкъдим итә, Казан шәһәренең 5нче балалар музыка мәктәбе милли моңнар белән шатландырачак.

Күргәзмә 2024 елның 21 апреленә кадәр эшләячәк.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*