tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мәкәрҗәдә театр» спектакле тәкъдим ителәчәк
«Мәкәрҗәдә театр» спектакле тәкъдим ителәчәк

«Мәкәрҗәдә театр» спектакле тәкъдим ителәчәк

«Апуш» татар балалар театр студиясенең Ленин исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче төркеме Туган тел көнендә премьера күрсәтәчәк. Тамашачы хозурына Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның татар пьесалары мотивлары буенча инсценировкасында «Мәкәрҗәдә театр» спектакле тәкъдим ителәчәк.

Куелышның режиссерлары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова.

«Нәрсә соң ул театр?» дибез… Бинасына кереп була, спектаклен күреп була, артистларын алкышлап була, пьесасын укып була. Ә театр үзе ни ул? Кайда ул? Ул нинди субстанция? Ни өчен аны бөтен кеше дә ярата: байлар да, ярлылар да. Кеше нинди генә кәсеп белән шөгыльләнмәсен, аның гомеренә бер генә мәртәбә булса да, сәхнәгә менеп карыйсы, аның могҗизасын тоясы килә. Һәрхәлдә, күпләр шулай ди. Бәлки театр, чыннан да, могҗизадыр? Бәлки ул бөек сердер? Ә бәлки бары тик уен гынадыр? «Мәкәрҗәдә театр» спектакле әнә шул сорауларга җавап эзли.

Кайда: Ленин исемендәге мәдәният сарае
Кайчан: 21 февраль 18.00 сәгатьтә

1908 елның август аенда пароходка утырып килеп Мәкәрҗә ярминкәсенә Казан сәүдәгәрләре, байлары җыелыша. Шул ук вакытта ярминкәгә Казаннан «Сәйяр» труппасы артистлары да гастрольләр белән килеп төшкән була. Татар байлары да, аларга ияреп килгән асраулар да театрның нәрсә икәнен үз күзләре белән күрәселәре килә… Барганнармы? Күргәннәрме? Керткәннәрме? – Анысын килгәч, сез дә үз күзләрегез белән күрерсез! Көтеп калабыз!

Чыганак: “Апуш” татар балалар театр студиясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*