Тамашачыларның сәламәтлеген кайгырту максатларында, Татар филармониясе барлык таләпләрне дә үтәячәк – зал 50% исәбеннән тутырыла, тамашачылар тиешле араны саклап утыртыла, керү урыннарында антисептиклар куела, зал һәм тамашачы куллана торган башка урыннар махсус эшкәртелә.
Кайбер концертларга билетлар алдан ук сатылып беткән булуы сәбәпле алар 2 көн уздырылачак.
Беренче концерт 27 августта 18:00 билгеләнгән. Бу кичтә Татар дәүләт филармониясендә Россиянең халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрына кушылып Сергей Плюснин (баритон/ Пермь шәһәре) һәм Ирина Крутова (сопрано /Мәскәү шәһәре) җырлаячак.
Программада XX гасыр композиторлары әсәрләре бар.