tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Герой ана» исеменә лаек булган 10 бала әнисе Наилә Галиева: «Ачуланып та, иркәләп тә үстермәдек»
«Герой ана» исеменә лаек булган 10 бала әнисе Наилә Галиева: «Ачуланып та, иркәләп тә үстермәдек»

«Герой ана» исеменә лаек булган 10 бала әнисе Наилә Галиева: «Ачуланып та, иркәләп тә үстермәдек»

Президент Владимир Путин  Балтач районының Кариле авылында яшәүче 70 яшьлек Наилә Галиевага «Герой ана» исеме бирде. Наилә апа гомер бүләк иткән 10 баланың тугызы (!) авылда төпләнеп калган. Сөенечен уртаклашып, аның белән игелекле балалар тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен саклау, туган нигез кадере турында сөйләштек.

Гомер буе фермада сыер сауган ул. Моңа кадәр «Ана даны» ордены, башка медальләр белән бүләкләнгән. Ә бу юлы – тагын да зуррагы. Гап-гади, тыйнак авыл апаен шулай олыласыннар әле. Әлеге хәбәрне ишеткәч, Наилә ханым аптырап калган.

– Сөендем инде, ничек сөенмисең ди!? Барлык кешегә дә бирелә торган бүләк түгел бит. Ун баланы лаеклы итеп үстергәч, герой була торганмындыр инде. Бик бәхетле әни мин. Балаларыбыз беркайчан да йөзебезгә кызыллык китермәде. Ул-кызларымның барысы да үз гаиләсен корды. Ранил улым гына әлегә өйләнмәгән. Бик бай әби мин: 18 оныгым, бер оныкчыгым бар, – ди Наилә апа. – Бүләкнең кайчан тапшырыласын әлегә әйтмәделәр. Мәскәүгә кадәр бара алырмынмы икән? Сәламәтлек чамалы хәзер.

Кариле авылында яшәп, үзе дә өч бала тәрбияләүче Лилия Саттарова да әнисен «Герой ана» исеме белән зурлауларына сөенә.

– Бу бүләк әнигә ун бала тапканга яки сыер сауганга гына түгел, безне лаеклы итеп үстергән өчен бирелә. Димәк, бирерлеге бар. Путин карарга кул куйган икән, димәк, әниебез моңа лаек. Медаль бирмәсәләр дә, ул безнең өчен күптән герой инде, – ди ул. – Безнең әни һәрвакыт таләпчән булды. Кечкенә чакта бер генә эшне дә ярты юлда калдырырга рөхсәт итмәде. Калган эшкә кар ява, дип өйрәтте. «Хезмәтегез минем өчен булса, өйрәнгәнегез – үзегезгә», – дип кабатлады. Тормышта да әнинең киңәшләрен истә тотам. Җор телле булуы, беркайчан да моңаеп утырмавы белән дә үрнәк ул миңа.

Харис абый белән Наилә ханым алты ул, дүрт кыз тәрбияләгән. Гаилә башлыгы җиде ел элек дөнья куйган. Төпчек улы Рамил, килене Илүзә гаиләсе белән яши Герой ана. Әле өйләнмәгән улы Ранил дә янәшәсендә. Олысы – Рөстәме укып бетергәч, Әлмәткә нефть юнәлеше буенча китсә, калганнары барысы да Норма авыл җирлегендә төпләнгән. Һәркайсының – үз шөгыле. Әйтик, Рамил җиһазлар ясау белән шөгыльләнә. Рәмис такта ярдыру цехы ачкан.

– Әти сүзе бер була. Ул тракторчы иде. Чын җир кешесе. «Шәһәрдә сезне беркем дә көтеп тормый, авылда калыгыз», – дия иде. Авылда рәхәт бит. Шәһәрдән ким яшәмибез, – ди 27 яшьлек Рамил. – Туган нигез гөрләп тора. Хәзер бит күршегә йөрү гадәте, туганлык хисләре бетеп бара. Шөкер, бездә алай түгел. Туганнарым бәйрәм саен туган нигезгә җыела. Бездә билгеләп үтәргә туган көннәр дә күп бит. Чәй эчеп, гармун тартып, җырлашып утырабыз.

Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов, кая гына барса да, үрнәк итеп Галиевларны мисалга китерә.

– Наилә апаның ун баласы да авылда төпләнгән дияргә мөмкин. Рөстәм дә пропискада авылда. Монда йорт салды. Пенсиягә чыккач, кайтырга исәбе. Наилә апаның уллары барысы да йорт җиткезде. Авылдан китмәү, аны таркатмау – зур нәрсә. Галиевлар тәртипле, эшчән. Берсе дә кемнәндер ярдәм өмет итеп яшәми. Авылда эш юк дип зарлану бер дә дөрес түгел. Эш бар ул. Җирне, туган якны ярата торган бала тәрбияләү әти-әнидән тора, – ди җирлек башлыгы.

Харис абый улларын – җир эшенә, Наилә апа исә кызларын өйдәгесен тәртипләргә өйрәткән. Эш бүлешү дигән нәрсә булмаган, барысын да бергә эшләгәннәр. Уллары «хатын-кыз эше бит бу» дип карышып тормаган, идәнен дә, табак-савытын да юган, хәзер дә юалар икән. Наилә апа балаларны кечкенәдән хезмәткә өйрәтергә кирәк дип саный. «Кеше әйберенә кызыкмагыз, үзегез тир түгеп алыгыз!», «Әтиегездән сорагыз!» Менә шул сүзләрне еш кабатлаган ул. Балалар каеш тәрбиясе дигән нәрсәне белмәгән. Ачуланып та, иркәләп тә үстермәгәннәр, кыскасы. Харис абыйның кулында гармун булса, Наилә апа бик матур итеп җырлаган. Бу моң, сәләт балаларына да күчкән.

– «Шуның кадәр баланы ничек тәрбияләп бетердегез?» – дигән сорауны әнигә еш бирәбез. Хәзер бит бер-икене үстерү өчен дә зур көч кирәк. Безнең әни тыйнак, сабыр ул. Беркайчан да кызып китми. Югыйсә ун баланы тәрбияли алмас иде. Ачулана белми. Бер-беребезне карашырга да булыша идек. Төпчек булгач, миңа наз, игътибар күбрәк эләкте. Тәрбиябездә әтинең дә роле зур. Уен-көлке ярата иде ул, – ди Рамил.

Наилә апа әйтүенчә, бала үстергәндәге авырлыкларның күбесе онытылган инде. Әмма кайберләре барыбер искә төшә икән әле.

– Безнең заманда пособиеләр юк иде. Киемгә, бала чүпрәкләренә кытлык булды. Колготкины да кибеттә гаиләгә бары икешәрне генә бирәләр иде. Акча юк дип тормадык, гаиләне ишәйттек тә ишәйттек. Хәзер инде бала үстерү өчен бөтен нәрсә бар. Бала табарга куркырга кирәкми. Рәхәтләрен тоеп яшим. Берсенең дә авыр сүз әйткәне юк. Бәйрәмнәр җитсә, тизрәк бүләкләрен күтәреп, әни дип килеп җитәләр. Хәлемне белешеп торалар. Алга таба да туры юлдан гына барсыннар. Ил-көннәребез тыныч булсын, – ди Герой ана.

Сәрия Мифтахова

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*