Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессында Кытайның Колҗа шәһәрендә гомер итүче милләттәшебез Гыйззәтулла Әнвәр улы Хәсән булып китте. Гыйззәтулла әфәнде гомер буе укытучы булып эшләгән, хәтта кытайларның үзләренә дә кытай теле укыткан кеше. Милләт җанлы кеше ул үзе гомере буе татар булуына горурланып яшәгән, өч улына да моны ныклап сеңдергән. Өстәвенә, ул иҗади рухлы, нечкә күңелле, моңга төреп, өздереп баянда уйный, шигырьләр яза. Бу юлы килгәнендә дә куен дәфтәре тулы гарәп хәрефләре белән язылган шигырьләр. Шуларны күргәч, әллә нинди онытылган тойгылар-хисләр тамакка төер булып тыгыла. Безнең сайт укучыларына да шул ихлас шигъри юлларны тәкъдим итәбез.
Без – татарлар
Тарихыбыз данлы булган,
Халкыбыз батыр булган.
Тарихны сез беләрсез.
Зур бабабыз Болгар булган.
Төп калабыз Казан булган,
Казаннан без таралган.
Башкалабыз Казан булгач,
Ватаныбыз – Татарстан.
Туктаусыз узды заманнар,
Дөньяга сибелде татарлар.
Буташмый чынлыкны әйтик,
Без бер генә милләт – татарлар.
Идел-Урал ягасы,
Казан – татар каласы,
Сибелеп кая яшәсәк тә,
Без татарның баласы.
Милли моң
Күтәрелми күңелемнән
Ник моңнар кабатлана?
Хис иттерми милли моң
Күңлем ничек шатлана.
Әнә шулай милли моңда
Балкый күңел, балкына.
Сизэ белсәң милли моңны
Күңел моңга ашкына.
Милли моңнар әнә шулай
Милли хистән туалар.
Милли көй дә, милли җыр да
Эзләсәң шуннан табыла.
Уйлап кара
Таң да ата, кояш та чыга, ул да бата.
Гомеребез шулай вакыт белән бергә уза.
Еллар уза, айлар үтә, күлләр китә.
Сиздермичә үзеңне дә алып китә.
Уза шулай гомеребез, туктап булмый.
Вакыт җиткәч, бер минутка туктап тормый.
Тырышып эшләп, милләтне кайгырталсак,
Гомердә аннан артык бәхет булмый.
Уян, туган, ятма йоклап, эше юк.
Димә яшим, һәрчак минем карыным тук.
Зинһар, туган, үткән белү кирәк.
Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк.