Хабаровск өлкәсендә яшәүчеләр 2020 елгы Сабантуй бәйрәмен онлайн форматта 9 июльдә бәйрәм итәчәк. Бу хакта Хабаровск өлкәсе яңалыклары сайты хәбәр итә.
Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, 2020 елгы Сабантуй бәйрәме гадәти форматта үтмәячәк. Шуңа күрә башка регионнарда кебек Хабаровскида да әлеге бәйрәм телевизордан үтәчәк. «Губерния» каналы 9 июльдә барлык милләттәшләрне бәйрәм итәргә чакыра.
Әлеге проектны «Губерния» телеканалы һәм Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы гамәлгә ашыра. Шулай ук Хабаровск крае хөкүмәте ярдәме белән фәнни-мәгариф мәдәният иҗат берләшмәсенең халык иҗаты йорты катнашында үткәрелә, диелә хәбәрдә.
«Ттамашачылар онлайн-форматта традицион милли ризыкны „Ачык кухня“ тапшыруы кунагы белән бергә пешерә алачак», — дип хәбәр итә оештыручылар.
«Губерния белән иртә» һәм «Губерния сөйли» программаларында тамашачыларны кызыклы кунаклар белән очрашучылар көтә. Тапшыруларда «Сабан туе» бәйрәменең тарихы һәм йолалары турында сөйләячәкләр, диелә хәбәрдә.