tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкыбызның онытылмас моңнары
Халкыбызның онытылмас моңнары

Халкыбызның онытылмас моңнары

Татар мәдәният үзәгендә халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калу максатында “Мәңге онытылмас моңнар” дип аталган фестиваль-конкурс үткәрелде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештырылган бәйгедә өч дистәдән артык сәнгать остасы һәм танылган фольклор коллективлары катнашты.

Фестивальдә катнашучылар арасында әле беренче тапкыр гына тамашачы алдында чыгыш ясаучылар да, инде төрле төбәкара конкурсларда җиңү яуларга өлгергән чын сәхнә осталары да бар иде. Моңга сусаган тамашачы һәр чыгышны яратып кабул итте, аларга кушылып җырлады, биеде.  Әлбәттә инде, алкышларны да жәлләмәделәр. Жюри әгъзалары – Татарстанның атказанган укытучысы Әлфия Абутдинова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова һәм автор-башкаручы, филология фәннәре кандидаты Чулпан Фиргалиева һәр конкурсантның чыгышын гадел бәяләргә тырышты.

Сәнгать осталары өч номинациядә көч сынашты. Иң әүвәл иҗат коллективлары халкыбыз җырларын, бәет-мөнәҗәтләр башкардылар. Икенче номинациядә фольклорга нигезләнгән йолалар күрсәтелде. Соңгы номинациядә җырчылар борынгы көйләрне яңгыратты.

Һәр коллектив фестивальгә ныклап әзерләнеп килгән, күбесе хәтта өч номинациядә дә катнашырга теләк белдерде. Чардаклы районыннан тынгысыз йөрәкле мәдәният хезмәткәре Лилия Хузееваның тырышлыгы башкаларга үрнәк итеп куярлык. Бүген ул җитәкчелек иткән ике ансамбль дә уңышлы гына эшләп килә. “Кызлар күңеле” вокаль ансамбленә талантлы балалар йөри, ә “Ак чәчәкләр” группасы өлкән ханымнарны берләштерә.

Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылының “Ак әбиләр”ен хәзер тирә-күрше төбәкләрдә дә яхшы беләләр инде. Сембер сәхнәсеннән алар “Орчык” йоласын күрсәтеп, олы яшьтәге тамашачыны, биш кенә минутка булса да, яшьлек елларына кире алып кайттылар. Ә сәхнә тирәсендә мәш килүче балалар сарык өстендәге йоннан ничек итеп тиз арада җылы оекбашлар, бияләйләр барлыкка килүен күреп шаккатты.

Иске Кулаткы район мәдәният йортының “Чишмә” ветераннар хоры да милләттәшләребезгә күптәннән таныш. Алар “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фестивалендә Сембер төбәге мишәрләренең фольклорын, җыр-биюләрен тәкъдим итеп, бөтен дөньяга таныттылар инде. “Чишмә”леләр “Кич утыру” йоласын искиткеч оста күрсәттеләр. “Кәмит Җәвит”тән бер дә ким түгел инде, менә. Марҗа килен татар кызыннан әйбәтрәк, дип кабатлаулары гына кәефне бозды, билгеле. Аның киресен әйтсәләр дә ярый бит инде, дип уйлап куйгандыр, мөгаен, улларын татар кызына өйләндерергә теләүче аналар.

Ульяновскиның 20 нче “Искринка” балалар бакчасы нәниләре тамашачыны бер мизгелгә генә булса да җылы җәйгә – Сабантуй мәйданына алып кайтты.

Татар мәдәният үзәге карамагындагы “Урама” фольклор” ансамбле “Җиде кыз бәете”н башкарганда, иксез-чиксез моң чишмәсе агылды. Әлеге моң залда утыручыларның йөрәген өзгәләп, бар җиһанга таралды сыман. Борынгы көйләр менә шундый инде. Аларга мәгънә, моң, тирән эчтәлек салынган. “Урама”лылар халкыбызның кабатланмас борынгы җырын тамашачыга түкми-чәчми җиткерә алды. Бу коллектив милли киемнәре, репертуары, сәхнәгә кую осталыгы буенча барлык номинациядә дә профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметова җитәкчелегендәге фольклор ансамбленең чыгышын халык та, жюри да югары бәяләде. “Урама”га фестивальнең гран-прие тапшырылды.

Алсу Альметова җитәкчелек иткән “Хыял тамчылары” балалар ансамбле солисты Әминә Хамидуллова, Засвияжье районы татар автономиясенең “Туган як” ансамбле җырчысы Фәрхать Вахитов, Чардаклы районыннан “Ак чәчәкләр” ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Лилия Хузеева), җырчы Фәния Камалова (җитәкчесе – Марс Юсупов), Иске Кулаткының “Чишмә” хоры (җитәкчесе – Рушан Мулюков), Яңа Малыклы районыннан “Ак әбиләр” фольклор группасы (җитәкчесе – Зария Закирова) фестиваль-конкурсның 1 нче дәрәҗәле лауреаты исеменә лаек булды.

Ульяновскиның 20 нче “Искринка” балалар бакчасы нәниләре (тәрбиячеләре – Лилия Фасхутдинова), җырчылар Румия Талипова, Вазыйх Камалов, Фәридә Шәйдуллина, “Булгар” балалар халык ансамбле солисты Аделия Гиматова (җитәкчеләре – Алсу Туктарова, Ринат Сөләйманов), “Хыял тамчылары” балалар вокаль ансамбле (җитәкчесе – Алсу Альметова), Чардаклыдан “Кызлар күңеле” вокаль ансамбле (Лилия Хузеева), Карсун районыннан “Чулпан” вокаль группасы (җитәкчесе – Гөлфруз Фахретдинова), Иске Кулаткыдан Рушан Мулюков һәм аның җитәкчелегендәге “Чишмә” хоры, Яңа Малыклының “Ак әбиләр”е, Сенгилей районыннан Гөлнара Замдеева төрле номинацияләрдә 2 нче дәрәҗәле лауреат исемен алдылар. Оештыручылар тарафыннан һәр җиңүчегә диплом, кубок һәм приз тапшырылды.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина сәнгать осталарына, спонсорларга, тамашачыга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Халкыбызның йолаларын, борынгы көйләрен саклап калу максатыннан оештырылган фестивалебез матур үтте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр шундый күп булыр дип уйламаган да идек. Димәк, милли моңнарыбыз яши, буыннан-буынга тапшырыла әле. Киләчәктә конкурсантларыбызның географиясен тагын да киңәйтербез”,- диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина.

Рузия ХӘЛИМОВА.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*