Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда алты томда Ислам энциклопедиясе дөнья күрде
Истанбулда алты томда Ислам энциклопедиясе дөнья күрде

Истанбулда алты томда Ислам энциклопедиясе дөнья күрде

Истанбулда алты томда Ислам энциклопедиясе басылып чыкты. Ул Ислам барлыкка килүдән XVII гасырга кадәр булган чорны үз эченә ала, дип китерә TRT World хәбәрен mynamaz.ru сайты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Элегрәк мондый энциклопедия 2017 елда бастырылган иде инде, әмма басма укучыларда популярлык казану сәбәпле, аның яңартылган версиясен чыгарырга карар кылынды.

Ибраһим Хәлил Уджер җитәкчелегендә булдырылган энциклопедия һәр тармак турында төрле вакыт аралыгында сөйли. Анда теге яки бу чорда иң үсеш алган шәһәрләр, аларның фәнни һәм уку йортлары, шулай ук гүзәл архитектурасы тасвирлана.

Энциклопедия бүлекләрендә ике йөздән артык ислам галиме, тарихчылар, архитекторлар, инженерлар, хәтта программистлар һәм дизайнерларның казанышлары турында сөйләнә. Басманың максаты – дөньяның традицион евротенденциясе картинасына альтернатива күрсәтү.

Ул VII гасырда цивилизация үзәкләре булган шәһәрләрне күрсәтә һәм XVII гасырда прогрессив дөнья гарәп, төрек, фарсы һәм урду телләрендә сөйләшкәндә кайсылары үзәккә әйләнүен тасвирлый.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*